Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укытучылар көнендә республикакүләм август конференциясе кысаларында нәшер ителгән китап-җыентык, методик кулланма авторлары хөрмәтләнде (Исемлек+фотолар)

Яшь шагыйрь, язучыларыбыз иҗаты белән шөгыльләнгән безнең өчен зур кыйммәткә ия булган якташ-шагыйребез Илфак Ибраһимов алып барган әдәби түгәрәк, укучыларыбыз, укытучыларыбыз иҗатын туплаган “Актаныш басмалары”, “Илһам иле – Актанышым” китаплары, районыбыз авыллар һәм нәселләр тарихын чагылдырган Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән чыгарылган “Милли-мәдәни мирасыбыз Актаныш”, районыбыз мәгърифәт тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган “Актаныш – мәгърифәт, мәдәният мәйданы” киләчәк буын өчен зур мирас.

Милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә методик хезмәт нәтиҗәле эш алып бара. Эшчәнлегебез нәтиҗәсе буларак, районыбыз мәгариф идарәсе 8 укыту-методик ярдәмлек чыгарды. Җыентыкларны төзүчеләр 

“Актаныш басмалары”, “Илһам иле – Актанышым” китабы төзүчесе Илфак Мирзоевич Ибраһимов, “Актаныш – мәгърифәт, мәдәният мәйданы” китабы төзүчесе Усманов Руслан Мобәрәкҗан улы,  редакция составы:
район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митьян кызы;

мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары Имамразыева Гөлназа Дәүрән кызы;

1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галиева Линара Рафаэль кызы һәм Солтанова Ирина Риф кызы;

Реклама

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Борханова Гөлшат Дамир кызы һәм Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы;

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөҗҗәтова Гөлназ Наил кызы;

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия Рафаэль кызы;

“Адымнар-Актаныш” полилингваль гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев