Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Укытучы һәм остазлар елы: Мәктәп директорлары аксакаллар белән киңәште (фотолар)

Август конференциясе алдыннан район мәктәпләре директорлары Чуракай төп белем бирү мәктәбенә җыелды. 2023 нче ел педагоглар өчен аеруча истәлекле. Чөнки бу ел «Укытучы һәм остазлар елы» дип игълан ителде. Бүгенге эшлекле сөйләшүгә мәктәп директорлары үзләренең остазларын да алып килгән иде. Озак еллар мәктәпләр белән җитәкчелек иткән аксакал-директорлар чарада катнашып тәҗрибәләре белән уртаклашты, коллегаларына киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Тиздән яңа уку елы. Районыбызның мәгариф оешмалары 2023-2024 нче уку елына олы әзерлек белән аяк баса. 

25 август көнне район мәдәният сараенда укытучыларның традицион август киңәшмәсе узачак. Бүген әлеге чарага зур әзерлек бара. Конференция алдыннан төрле предмет укытучылары секция утырышларында узган уку елына анализ ясап, уңышларны барлады, алдагы елга планнар билгеләде.

Бүген район мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары белән берлектә, Чуракай төп белем бирү мәктәбендә җитәкчелек эшчәнлеге буенча киңәшмә уздырды. 

Технология алга ыргылган заманда белем бирү системасына да яңалыклар, үзгәрешләр зур колач белән килеп керә. 

Бүген районыбызның мәктәп директорлары Чуракай мәктәбенә нәкъ тә яңа уку елы яңалыклары белән танышырга җыелды.

-Пленар утырышта барлык мәсьәләләрне дә төбенә төшеп ачыклап бетереп булмый. Шуңа күрә мәктәп директорларын яңа үзгәрешләр, яңа норматив хокукый документлар белән таныштырдык. Мәктәпләрнең сайталарын яңарту буенча сөйләштек. Тәрбия юнәлешендә яңалыклар көтелә. Районыбызның 7 мәктәбендә һәм технология техникумында директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшче штатлары ачыла. Аларның нинди эшләр белән шөгыльләнәчәкләре турында аңлаттык, - ди район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова. 

Россиякүләм "Алдынгылар хәрәкәте"нең район бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов әлеге хәрәкәтне оештыру, эш тәртипләре, Актанышның икенче мәктәбе директоры Илназ Шәрипов исә "Үсеш ноктасы"ның укучылар һәм укытучылар өчен заманча компетенцияләр формалаштыру үзәге буларак эшчәнлеге белән таныштырды.  

Аттестация үтүдә дә үзгәрешләр көтелә. "Методист", "Наставник- остаз" вазыйфалары яңадан кайта. Югары категорияле укытучы квалификациясе алачак укытучыларга таләпләр көчәя. Аттестация алдыннан гына түгел, ә уку елы дәвамында бу мөгаллимнәрнең активлыгы мөһим.

Өстәмә белем бирү йорты булган бердәнбер оешма- балалар риҗат үзәгенең эшчәнлегендә дә яңалык кертү заман таләбе. Иҗат үзәгенең директоры Резеда Фәйзрахманова балалар арасында  IT- юнәлешне җәелдерү, үзәктә эшләүче түгәрәкләр буенча хисап тотты. Пучыдагы филиал эшчәнлеге дә директорлар хозурына тәкъдим ителде. 

Актаныш районында сигез Үсеш үзәге эшли. Сигезенчесе Татар Суыксуы гомуми белем бирү мәктәбе базасында ачылачак. Иң беренче булып ачылган үзәкләр техник юнәлештә эшләсә соңгы ике елда ачылган үзәкләрдә химия, биология, химия фәннәренә багышланды. Бу кабинетларга заманча төзекләндерү үткәрелеп, фән кабинетларының материаль-техник базасы баетылды. Әлеге үзәкләрнең эшчәнлеген тагы да активлаштыру көн кадагындагы мәсьәлә. Калган мәктәпләр дә әлеге үзәкләргә әнә шул максаттан челтәрле рәвештә тоташтырылачак. 

Чуракай мәктәбе 2023-2024 нче уку елына 29 укучы белән керә. Аларга ун укытучы белем һәм тәрбия бирә. Әгъбәс авылындагы балалар бакчасында 8 бала тәрбияләнә, башлангыч мәктәбендә 12 бала укый. Мәктәп директоры Дилбәр Нәбиева, "Районның иң чиктәге ноктасында урнашсак та  башка мәктәпләрдән калышмыйбыз", ди:

- Олимпиадаларда, мәдәният, спорт бәйгеләрендә урыннарыбыз бик күп. Укытучыларыбыз югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Укытучыларыбыз бик көчле, нәтиҗәләребез дә шуңа югары. 

Киңәшмәнең икенче өлеше Чуракай авылының Сабантуй мәйданында дәвам итте.

Аксакал педагоглар белән яшь җитәкчеләр мул табын янында гапьләште, укучыларга нәтиҗәле белем бирү, төрле яклы тәрбияле шәхес итеп формалаштыру буенча әңгәмә корды. 

Озак еллар Актанышның икенче санлы мәктәбен җитәкләгән Рәфига Габит кызы хәзерге вакытта директор булып эшләүчеләргә һәр укытучыга, һәр хезмәткәргә тигез карашта һәм хөрмәтле булырга чакырды.

Чыгыш ясаучыларның һәммәсе бай тормыш һәм эш тәҗрибәсенә ия затлар. Мөгаен аларның асыл сүз-теләкләре районыбызның мәгариф даирәсе үсешенә уңай йогынты ясар.

Бәйрәмчә очрашу музыкаль бизәлештә, җырлар, биюләр, шаян- җор сүз-мәзәкләр белән үрелеп барды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рафига Габитовна молодец.Райком секретаре булып эшлэгэндэ ук кешене дэрэжэлэренэ ,байлыгына карап аермады.Бар кешегэдэ тигез карашта булды,мэктэптэ эшлэгэндэдэ талаэпчэн,игьтибарлы,каты,туры сузле житэкче булды.Аннан куплэргэ урнэк алырга кирэк шул.