Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Уразай мәктәбендә: Авиамодельләштерү конкурслары укучыларда хәрби машиналарга карата кызыксыну уятты

Уразай мәктәбе укучылары технология дәресләрен көтеп ала. Соңгы елларда техник модельләштерү түгәрәкләре эшли башлагач мәктәпнең иң теге башындагы кабинетның ишеге бер дә ябылып тормый. Үзләре ясаган самолетлар, судноларны я очыртып, я суда йөздереп карыйлар да бер-берсенеке белән чагыштыралар. Җитешмәгән якларын ачыклап төзәтәләр, камилләштерәләр.

              16 ел Уразай мәктәбендә технология укытучысы булып эшләүче Нияз Гыймазов укучыларның иҗат эшләре белән безне бик теләп таныштырды.  Әле бу көннәрдә җиденче сыйныфлар белән самолет ясаганнар. Сыйныфтагы егетләр генә түгел, кызлар да очкыч ясарга остарып беткән.

"Кызларның үзләренә чүкеч, пычкы тоттыру ошыймы соң?" дигән соравыбызга Нияз Фәйзетдин улы бу самолетны башкача ясаганнарын әйтте. Әмма кызларга ул кулинария буенча да дәресләр бирә икән. Безнең гаҗәпләнүебезне күреп бу уңайдан аңлатып та китте:

-  Минзәлә педагогия колледжында укыганчы технология техникумында поварлык компетенциясе буенча белем алган идем. Шул белемнәремне искә төшердем дә кызларга кулинария буенча дәресләр бирә башладым. Җиденчеләр салат, җиңелчә камыр ризыклары буенча проектлар эшләре башкардылар. Рецептлар буенча өйләрендә пешереп алып килгәч, бергәләп бәяләдек, билгеләр куйдык. Соңыннан үзләре әзерләгән ризыклар белән бергәләп чәйләр эчтеләр. Укучыларга бу дәресләр бик ошады,- ди Нияз Гыймазов.

 

               Ә чүкеч һәм пычкы белән эшләгәндә укытучы кызларга биремнәрнең җиңелрәген куша икән. 

            Нияз Гыймазов фикеренчә, район укучылары арасында игълан ителгән авиа, судо, ракета модельләштерү патриотик тәрбиягә янәдән нигез сала. Түгәрәкләрдә аеруча ныклап, бирелеп бу темаларны өйрәнәләр, иҗат дулкынына чумалар. Самолетларны ясап бетергәч, спорт залга алып кереп очырталар. Кемнеке ераккарак очканын күзәтәләр, модельгә төзәтмәләр кертеп камилләштерәләр. Укучыларның эшләре һәр елны технология олимпиадаларында призлы урыннарга лаек була.

- Судомодельләрне хәрби тематикада эшләдек. Аларга электр моторлары куябыз. Электромоторлыларын суда йөздертәбез. укучыларны үз куллары белән иҗат иткән эшләнмәләре йөзгәч, канәгатьлек хисләре биләп ала. Тагы да яңа әйберләр ясыйсы килә башлый,- Нияз Гыймазов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев