Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Уразайда “Бүләк” лагереның тантаналы ачылы оештырылды (+ФОТОЛАР)

Балаларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан 12 июльдән Уразай авылының бик матур табигать почмагына урнашкан спорт мәйданчыгында "Бүләк" лагереның өченче сменасы эшли башлады. Смена милли тәрбия темасына багышлана. Аның ачылу тантанасы бүген оештырылды. Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Илфак Бариев, Актаныш муниципаль районы Башкарма...

Балаларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан 12 июльдән Уразай авылының бик матур табигать почмагына урнашкан спорт мәйданчыгында "Бүләк" лагереның өченче сменасы эшли башлады. Смена милли тәрбия темасына багышлана.
Аның ачылу тантанасы бүген оештырылды. Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Илфак Бариев, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәровалар катнашты.
"Бүләк" лагере быел тәүге тапкыр районыбызның иң гүзәл урынында урнашкан Уразай авылында оешты. Киләсе смена балалары да җәйге ялларын биредә үткәрәчәк.
Саф һавада үткәрергә планлаштырылган чара, көчле яңгыр сәбәпле, мәктәп бинасында башланып китте. 100гә якын бала, бирелә отрядларга бүленеп, тантанада катнаштылар.
Елдагыча, быел да балаларны җәйге ялга тупладык. Максатыбыз: аларга бар яктан файдалы ял оештыру, аларны берләштерү, сәләт һәм белемнәрен ачу, ныгыту. Лагерьда бар мөмкинлекләр дә каралган, балалар өчен 5 тапкыр туклану оештырылган, шулай ук алар смена дәвамында төрле урыннарда булачаклар дип ассызыклады район башлыгы Фаил Мисбах улы.
Алга таба тантана Уразай мәдәният йортында дәвам итте. Балалар лагерьне ачу тантанасы уңаеннан күрсәтелгән концерт программасы барышында концерт номерларын башкарды.
Икенче атнада исә лагерь территориясенә Казахстан Республикасының Костанай шәһәрендә үткән сабантуй бәйрәмендә тәкъдир итү өчен махсус эшләнгән өйләр урнаштырылачак. Бу балаларны милли рухта тәрбияләү максатыннан эшләнә.
Табигать кочагында үткәргән көннәр балалар күңелендә матур хатирә булып озак сакланачак дип ышанасы килә. Иң мөһиме, аларның яллары исән-имин үтсен дигән теләктә калабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев