Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Бүләк" ял аланы Россиянең 20 төбәгеннән яшь милләттәшләребезне кабул итте

Бүген "Бүләк" ял аланы икенче агымга укучылар кабул итте.

             Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының "Туган телләрне өйрәнү" программасы кысаларында районыбызның "Бүләк" аланы икенче агымына да Россиянең 20 төбәгеннән милләттәшләребезне кабул итте. Барысы 125 укучы татар милли-мәдәни мохитында 18 көн яшәп, туган телебездә сөйләшеп, татар җырларын тыңлап каникулларын үткәрәчәк. Шулай ук Актаныш районының 35 укучысына да бу аланда ял итеп көч җыю бәхете елмайды.

               Бүген лагерьны ачу тантанасында балалар бар яклап осталык-сәләтләрен күрсәттеләр. Әйдаманнар да талантлы, үз эшләрен яратып, күңел биреп башкарганнары күренеп тора.

Әле укучыларның килгәненә ике генә көн, Арча педагогия колледжы студентлары кызларны һәм малайларны бер командага туплап, кызыклы, креатив чыгышлар әзерләгән.

            "Бүләк" аланының икенче агымын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты, укучыларның бергә дуслашып, аралашып ял итүләрен теләде. Киләчәктә дә элемтәләрне сакларга чакырды.

            Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова "Бүләк" лагеренда соңгы 7 елда Рәсәй төбәкләреннән бик күп яшь милләттәшләребезнең ял итүен билгеләп үтте. 

Реклама

- Сез үз төбәкләрегездә татар телен яклаучы, саклаучылар булып торасыз. Безнең аланга килгәнсез икән, татар телен өйрәнергә тиеш буласыз. Туган телегезне шомартыгыз, аланны ябу тантанасында сезнең татарча җырлавыгызны, татарча чыгыш ясавыгызны, татар биюләрен башкаруыгызны көтеп калам, сезгә боларның барысын да өйрәтәчәкбез, - диде Венера Хәмәтнәсыйх кызы бүгенге чыгышларның күбесенчә рус телендә булуына ишарәләп. 

           Лагерьны рәсми төстә ачып Россия, Татарстан флаглары белән беррәттән  "Бүләк" аланының да әләме күтәрелде.

Лагерьдагы каникуллар балалар күңелендә онытылмаслык кызыклы вакыйгалар белән истә калсын, алдагы тормышта маяк булырлык мотивация бүләк итсен. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев