Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ: Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат яңа уку елын 506 бала белән башлап җибәрде (фото һәм видео)

Узган уку елында зур уңышларга ирешкән сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 2022-2023 нче уку елына зур максатлар белән аяк баса.

   Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева- Хәмитҗанова Белем бәйрәме белән котлаганда,  "Без үзебезне федераль дәрәҗәдә күрсәтергә телибез!",- диде.

Мондый биеклекләргә ирешү өчен коллективның тулы мөмкинлеге бар.

"Адымнар-Актаныш" репсубликадагы полилингваль комплекслар арасында рейтинг лидерларының берсе.

Ә сәләтле балалар белән эшләүче республика мәктәпләре арасында БДИ нәтиҗәләре беренче урынны яулаган. 

- Хөрмәтле укучыларым! Сентябрьнең беренче көннәреннән үк барыгызның беренче уе- уку булырга тиеш. Бу үзегезнең яраткан һөнәрегезне сайлауда иң зур этәргеч.  Җәен дә без үзебезне төрле бәйгеләрдә сынадык. Республикадагы 9 оешмадан федераль проектлар конкурсына безнең гимназиянең генә проекты үтте. Хәзер аның нәтиҗәләрен көтәбез. 

Яңа һәм алдан төзелгән биналарыбызны тоташтыручы күпер төзелде. Шулай ук җәйге каникул вакытында IT юнәлештә 5 укучыбыз 9алар 11 сыйныфта укый) Татарстан Президенты ярдәме белән Кырымда ял итеп, яңа белемнәр туплап кайтты. Моның өчен Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнехановка, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына зур рәхмәт! -диде Венера Хәмәтнәсыйх кызы.

 Гимназиянең Белем бәйрәме тантанасында Актаныш районы Бпашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов та катнашты. Укытучыларны, укучыларны, ветеран укытучыларны яңа уку елы белән котлады:

- Мәктәпләребез төзекләндерелә, яңа грант проектларында катнашу мөмкинлекләре тудырыла. Әлеге зур ярдәм өчен республикабыз президентына, министрлыкларга рәхмәт белдерәм. Балалар, тырышып укыгыз! Күңелегезгә ошаган,  яраткан профессиягезне сайлап, илебезгә кирәкле кешеләр булып үсеп җитегез. Гаиләләрегез, әти-әниләрегез белән матур итеп яшәгез!- дип, Ленар Рафак улы бәйрәм сәламнәрен тапшырды. 

                 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Белем бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатен Казан кунагы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт  Хәбибуллин алып килгән иде. Альберт Галимҗан улы шәхсән үз исеменнән дә кайнар котлауларын ирештерде.

             Быелгы уку елында белем учакларында тәртип-әхлак юнәлешенә ныклы игътибар юнәлтеләчәк. Укучыларны гына түгел, 90нчы елларда туган аларның әти-әниләренә дә патриотик тәрбия бирү системасы эшли башлаячак.  Гимназиядә бу эшчәнлек инде күптән эзлекле алып барыла. Әмма бүгенге линейкада Россия һәм Татарстан флагларын хөкүмәт күләмендә узучы чаралардагыча алып чыгу, укучыларның тантанана дәвамында бер-берсен алыштыра-алыштыра илебез символикасын тотып торулары мәгариф оешмаларында патриотик тәрбиянең ныклап кайтуын искәртә. 

                 Матур бәйрәм чарасын укучылар үзләре дә бизәде- тематик җырлар, биюләр, беренче сыйныфларның көмеш кыңгырау чыңлатып беренче дәрескә старт бирүе

бәйрәмдә катнашучылар күңелендә озак сакланыр әле. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев