Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа елда яңа шатлыклар

Ел саен уздырылып, инде күркәм традициягә әверелгән район башлыгының чыршы бәйрәме бу юлы да үз югарылыгында үтте. Әлеге бәйрәмдә быел да 100 укучы катнашты - уку алдынгылары, фән олимпиадалары җиңүчеләре булган, спортта, сәнгатьтә яхшы күрсәткечләргә ирешкән яшь дусларыбызны урман куенына төренгән "Бүләк" аланы үзенә җыйды. Тырышлыгы, белеме, ихтыяр көче белән...

Ел саен уздырылып, инде күркәм традициягә әверелгән район башлыгының чыршы бәйрәме бу юлы да үз югарылыгында үтте. Әлеге бәйрәмдә быел да 100 укучы катнашты - уку алдынгылары, фән олимпиадалары җиңүчеләре булган, спортта, сәнгатьтә яхшы күрсәткечләргә ирешкән яшь дусларыбызны урман куенына төренгән "Бүләк" аланы үзенә җыйды.
Тырышлыгы, белеме, ихтыяр көче белән бу чарада катнашу хокукы алган укучылар мул табын артында кунак булдылар, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәмдә ял иттеләр, үз сәләтләрен дә күрсәттеләр, Кыш бабай һәм Кар кызын каршылап, алар оештырган уеннарда катнаштылар. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев та әлеге бәйрәмдә катнашып, һәр балага үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
- Сез - илебезнең киләчәге. Ә киләчәк - яшьләр кулында. Сезнең өчен җирлегебездә бар мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышабыз, балалар. Шуларның кадерен белеп, тормышның тәмен, ямен тоеп яшәгез, җәмгыять өчен файдалы шәхесләр булыгыз, укыгыз, һәрвакыт белемегезне күтәрү өстендә эшләгез. Белем артык була алмый ул. Тырышыгыз, эзләнегез, укыгыз. Без сезнең белән горурланабыз, - диде ул, залдагы балаларны котлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев