Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа стандартлар һәм мәктәпкәчә тәрбия

Балалар бакчасы эшчәнлегенә федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС - ФГОС) кертелү - мәктәпкәчә тәрбия оешмалары алдына зур бурычлар кую белән беррәттән, яңа эшчәнлеккә мөмкинлекләр дә ачты. ФДББС мәктәпкәчә яшьтәге баланың балалар бакчасын тәмамлаганда яшәү урынына, милләтенә, социаль статусына карамыйча, шәхси характер формалаштыруны билгели. Стандартта бәян ителгәнчә, мәктәпкәчә белем гомуми...

Балалар бакчасы эшчәнлегенә федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС - ФГОС) кертелү - мәктәпкәчә тәрбия оешмалары алдына зур бурычлар кую белән беррәттән, яңа эшчәнлеккә мөмкинлекләр дә ачты.
ФДББС мәктәпкәчә яшьтәге баланың балалар бакчасын тәмамлаганда яшәү урынына, милләтенә, социаль статусына карамыйча, шәхси характер формалаштыруны билгели. Стандартта бәян ителгәнчә, мәктәпкәчә белем гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора, шулай итеп, балалар бакчасының төп максаты - балада укырга теләк уятып, аны мәктәпкә әзерләп чыгару.
ФДББС таләпләре буенча балалар бакчасының төп белем бирү программасы ике өлештән тора:
- мәҗбүри өлеш - программаны тормышка ашыруда эшчәнлек 60%нан,
- вариатив өлеш - белем бирү процессында катнашучылар формалаштырган өлеш - 40%тан артык булмаска тиеш. Ягъни МТК -милли төбәк компоненты нәкъ вариатив өлешне тәэмин итә. Бу өлеш милли традицияләр, җирлектән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыру, җирлегебезнең табигатен, климаттагы үзгәрешләрне өйрәнүне үз эченә ала. Шулай ук, балаларны икетеллелеккә - татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча эш юнәлешләре дә керә.
Балалар бакчасы эшчәнлегенә федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү буенча Актанышның 2нче балалар бакчасы
республика буенча база мәйданчыгы булып тора. Яңа стандартларны тормышка ашыруда педагогларга методик һәм гамәли ярдәм йөзеннән консультатив пунктлар район үзәгендәге һәр балалар бакчасында оештырылды. Коллективның бердәм эш нәтиҗәсе - балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесенә катнашып, 1 миллион сумлык грантка ия булды.
Республикада мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары арасында федераль дәүләт белем бирү стандартларының кертелүе һәм эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген билгеләү максатыннан, "Белем бирү процессын иң яхшы оештыручы балалар бакчасы" бәйгесе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү өчен махсус рейтинг тәкъдим итте.
"Белем бирү процессын иң яхшы оештыручы балалар бакчасы" бәйгесендә Актанышның 6нчы балалар бакчасы җиңү яулап, Мәгариф һәм фән министрлыгының 500 мең сум күләмендә грантка ия булды.
"Хезмәт шартлары һәм аларны саклау" II республикакүләм бәйгесендә Актанышның 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Хаҗиева җиңү яулап, диплом белән, тәрбияләнүче баласы Зилә Әһлетдинова махсус бүләккә ия булдылар. Тәрбияче Кадрия Әдһәмова "Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре" республикакүләм программалар бәйгесендә II урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, баланың мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән гомуми белем бирү баскычының алдагысына күчкәндә башлангыч гомуми белем бирү стандарты таләпләренә туры килерлек белем һәм күнекмәләргә ия булуы шарт - бу мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәр педагогның бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Яңа стандартлар һәм мәктәпкәчә тәрбия

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев