Яңа уку елы ничек башланыр?
Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин “нормаль 1нче сентябрьгә” әзерләнү хакында белдерде.
Яңа уку елының нинди форматта башлануы һәр төбәктә эпидемиологик хәл-шартларга бәйле рәвештә аерым хәл ителәчәк, ахыргы карар 20 августта кабул ителәчәк, дип белдерде Премьер-министр Михаил Мишустин, Дәүләт думасы депутатлары сорауларына җавап биреп.
Аның сүзләренә караганда, власть “нормаль 1нче сентябрьгә” әзерләнә.
— Без дистанцияле аралашуны минимальләштереп, балаларны кешечә мәктәпкә җибәрербез дип өметләнәм, — дип белдерде Мишустин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев