Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа уку елына әзерме сез?

Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе 2013-2014 уку елына тулысынча әзер. Алар күпчелек мәктәпләргә хас булганча, эшне августка калдырмаганнар, июньдә үк төгәлләп куйганнар. Мәктәпнең эче-тышы балкып тора, косметик ремонт ясалган. Мәктәп яны бакчаларында идеаль тәртип. Бер бөртек тә чүп үләне күренми. Утыртылган үсентеләр, яңгырлар сирәк яуса да,...

Такталачык VIII төрдәге махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе 2013-2014 уку елына тулысынча әзер. Алар күпчелек мәктәпләргә хас булганча, эшне августка калдырмаганнар, июньдә үк төгәлләп куйганнар.
Мәктәпнең эче-тышы балкып тора, косметик ремонт ясалган. Мәктәп яны бакчаларында идеаль тәртип. Бер бөртек тә чүп үләне күренми. Утыртылган үсентеләр, яңгырлар сирәк яуса да, яхшы тәрбиядән матур гына калыкканнар. Балаларның йокы бүлмәләре, сыйныфлар, түгәрәк кабинетлары - барысы да укучыларны бүгеннән кабул итәрлек итеп тәртипкә китерелгән.
1,2 гектарга якын бакчасы булган тәҗрибә участогында үзләренә кирәк булган барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә. Ел саен районда җиңүгә ирешәләр. Бакча өчен җаваплы, авыл хуҗалыгы хезмәте укытучысы Гөлчәчәк Шәйхенурова:
- Җыеп алынган уңыш ел дәвамында балаларны тукландыруга тотыла, артканын кирәк-ярак алыр өчен сатабыз. Ярминкәләрдә актив катнашабыз. Балаларны эшкә өйрәтү максатыннан укытучылар үзләре дә үрнәк күрсәтәләр, тырышып эшлибез. Бакчада эшләгән өчен мәктәп дирекциясе чираттагы ялга өстәп 5 көн ял бирә, - диде.
Чыннан да, Алмаз Хаҗиев җитәкләгән махсус (коррекцион) мәктәпнең йөзе кунаклар каршында һич кенә дә кызарырлык түгел.
Тулы мәгълүмат газетаның ҖОМГА, 5 июль, 2013 51 (9797) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев