Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа уку елының туган көне

Балалар һәм, аеруча, ата-аналар өчен бер кайгысыз үткән тыныч җәйге яллар тәмам. Төзелеш һәм үзгәртеп корулардан арынып, яңалык исе бөркелеп торган уку йортлары 2 сентябрь көнне тәүге дәрескә чакырган кыңгырау һәм балаларның шат авазына күмелде. Рәсәй Мәгариф һәм фән министрлыгының теләге белән быелгы җәйге яллар тагын 1 көнгә озынайтылды. Табигать...

Балалар һәм, аеруча, ата-аналар өчен бер кайгысыз үткән тыныч җәйге яллар тәмам. Төзелеш һәм үзгәртеп корулардан арынып, яңалык исе бөркелеп торган уку йортлары 2 сентябрь көнне тәүге дәрескә чакырган кыңгырау һәм балаларның шат авазына күмелде.
Рәсәй Мәгариф һәм фән министрлыгының теләге белән быелгы җәйге яллар тагын 1 көнгә озынайтылды. Табигать тә моны куәтләпме, көзге еламсырак көннәрдән соң янә бер җәйге кояшны искә төшереп алырга теләгәндәй аяз көн белән бүләкләде. Тик нишлисең, һәр яхшы нәрсәнең дә ахыры була. Мәктәпкә әзерләнү ыгы-зыгысы да артта калган сыман. Хәер, беренче карашка гына шулай тоелган ул. Яңа уку елының беренче көнендә мәктәпкә кирәк-яраклар саткан сәүдә нокталары, кибетләр сатып алучылар белән шыгрым тулы иде. Ничек кенә әзерләнмә, хәстәрен һич кенә күреп бетереп булмый. Үземнең дә баштан кичте...
Белем бәйрәменең 2 сентябрь көненә күчүе күпләр өчен сәер тоелса да, бөтен ил тәүге кыңгырау чылтыратканда Меңнәр авылында инде күптәннән дәрескә җыена иделәр. Чөнки биредә Белем бәйрәме гадәттәгечә 1 сентябрь, якшәмбе көнне узды. Укучылар өчен әлеге көн аеруча зур вакыйгаларга бай иде. Аларны яңа уку елы белән, кайчандыр шушы мәктәптә белем алган ТР Премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе тәбрикләде. Билгеле ки, бүләкләре дә мулдан булды. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында уку йортына 25 мең сумлык иганәчелек ярдәме күрсәтте ул.
Киләчәктә шулай ук, мәктәпнең заманча җиһазланышында ярдәм итәчәген һәм алдагы елда, инде берничә буын чыгарылыш укучыларын озаткан бинаның капиталь төзекләндерү программасы нигезендә яңа сулыш алачагын да искәртте. Меңнәр мәктәбе өчен яңарыш чорлары алда әле. Якташыбыз, быел 1 сыйныфка баручы 2 укучыны да бүләкләргә күмде. Шөкер, әйткәнемчә, бүләк дигәне бу көнне мулдан булды. "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Сәхәбетдинов тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаган укучыларны һәм җәйге ялларда, өлкәннәргә ияреп, хуҗалыкта хезмәт куйганнарны акчалата хөрмәтләде, мәктәпкә ярдәм йөзеннән 10 мең сум күләмендә акча тапшырды.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев уку-укыту эшендә бик тә кирәкле булган принтер белән бүләкләде. Укучылар исә, җавап итеп, килгән кунакларны җыр-моңнар, нәфис сүз һәм, әлбәттә, иң зур рәхмәт сүзе белән хөрмәтләделәр.
Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 4 сентябрь, 2013 66 (9812) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев