Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ЯҢА УКУ ЕЛЫННАН ЯҢАЧА: Бүген журналистлар район мәктәпләренең ашханә эшчәнлеге белән танышты

      Бүген "Актаныш-информ" журналистлары район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында туклануны оештыру белән танышты. 

           Быелгы уку елы башыннан райондагы барлык мәктәп укучылары бердәм меню буенча туклана. Ягъни, авыл мәктәпләрендә белем алучы балага да, Актанышта укучыларга да бүген, мәсәлән, көндезге ашка дөге боткасы белән кукуруза, ипи, чәй, печенье бирелә. 


          Чаллыдагы “Хэлф Фуд” җәмгыяте Актаныш районындагы 30 мәктәп һәм 36 балалар бакчасын ярымфабрикат ризыклар белән тәэмин итә. Сөт продукциясе Яшел Үзән сөт комбинатыныкы, ипи үзебезнең Актаныш икмәк комбинатыннан китерелә.


-    Мәгариф оешмаларын ярым әзер продукция белән тәэмин итү оештырылу мәктәп-бакчалардагы хуҗалык мөдирләре, пешекчеләрнең эшен күпмедер җиңеләйтте. Меню төрләндерелде: котлет, пилмән, вареники кебек ризыклар керде. Тавык итеннән тыш, ваккуум төргәкләрдә сыер ите фаршлары да китерелә,- дип әлеге системаның уңай якларын санап үтте район мәгариф идарәсенең туклануны оештыру буенча белгече Гүзәл Шәфидуллина.

 

          Ашханәләргә китерелгән продукцияне хуҗалык мөдире, медицина хезмәткәре тикшереп кабул итеп ала. Продукциянең сыйфаты канәгатьләндермәгән очракта кире җибәрү мөмкинлеге бар. 

          Ата-аналардан продукция кайдан китерелә, ничек җитештерелә дигән сораулар булган. Әлеге мөрәҗәгатьләр һәрвакыт уңай чишелеш таба, ди Гүзәл Зиннур кызы. 


          Балалар өчен ризыкларның хәләл булуы да мөһим. Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин бу мәсьәлә буенча мәгариф идарәсе белән аеруча тыгыз элемтә тота.  

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев