Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ЯҢАЧА КАРАШ: Актаныш районының рус теле укытучылары конференциясендә Э.Н.Фәттахов катнашты

Бүгенге фәнни-гамәли конференция башкаларыннан мәртәбәлерәк булуы белән аерылып торды. Чөнки аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттахов шәхсән үзе катнашты.

Мөгаллимнәрнең традицион август киңәшмәсенә кадәр район педагоглары үз методик берләшмәләре кысаларында очрашып, узган уку елына йомгак ясый, яңасына максат-бурычлар билгели. 10 август көнне Актаныш районының рус теле һәм рус әдәбияты укытучылары да фәнни-гамәли конференциягә җыйналды. 

Бүгенге көндә районда 59 рус телчесе хезмәт куя. Аларның уртача яше - 45. Яңа уку елына  бу тармактагы педагоглар сафы 3 яшь кадр белән тулыланган. 

Рус телчеләренең методик берләшмәсе белән 18 ел дәвамында Актанышның 2нче санлы мәктәбендә балаларга белем бирүче Римма Усманова җитәкчелек итә. Ике дистә елга якын вакыт эчендә Римма Александр кызы берләшмә эшен югары дәрәҗәдә оештыруга ирешкән – моны билгеләми мөмкин түгел. Биредә мөгаллимнәр айга бер тапкыр киңәшмәгә җыйналса, яшь кадрлар белән өстәмә очрашулар даими  гамәлдә. 

Бүгенге фәнни-гамәли конференция башкаларыннан мәртәбәлерәк булуы белән аерылып торды. Чөнки аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттахов шәхсән үзе катнашты.

Секция утырышларында район җитәкчесенең катнашуы гаҗәп  хәл булып тоеладыр беренче карашка. Әмма мин, җитәкче буларак, мәгариф өлкәсен аеруча игътибар үзәгендә тотачакмын. Бүген безнең максат: район мәктәпләрен тәҗрибәле, югары белемле, киләчәге өметле булган кадрлар белән тәэмин итеп бетерү. Бу юнәлештә Актанышта киң эшчәнлек алып барыла. Чиста татар районы булуыбыз безгә рус теленнән югары нәтиҗәләргә ирешергә киртә булып торырга тиеш түгел. Рус мәктәпләреннән яхшырак белем бирергә тиеш бүген Актаныш укытучысы. Алга таба да мин мондый конференцияләрдә бик теләп катнашачакмын, -диде Энгель Нәвап улы. 

Быел Актаныш мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ уртача 73,6 баллга тапшырган. Әлеге күрсәткеч узган елгыдан бераз гына калышса да, нигездә, начар түгел. Бу – укучының алган белеме һәм мөгаллимнең эшчәнлегенә объектив бәя. Актанышның 2 нче санлы мәктәбен тәмамлаучы Айзилә Азат кызы Галимова исә  БДИын  100 баллга тапшырды. Мондый уңышны 2013 елда Р.А. Усманованың укучысы районда тәүге тапкыр күрсәткән иде. 

Быелдан исә район горурлыгы булган мондый укучылар Актаныш музеенда махсус булдырылган   Мактау китабына теркәлеп барачак.  Ә быелгы 100 балл җыйган укучының фән укытучысы Равия Закирҗан кызы Кулиева  ТРның атказанган укытучысы исеменә тәкъдим ителде. Югарыда язылганнардан күренгәнчә, укытучыларга да омтылыр баскыч бар. 


Фәнни гамәли конференциягә катнашучыларга бүген тирән эчтәлекле, бай программа әзерләнгән иде. Ул Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган күргәзмә белән башланып китеп, 6 бүлектә дәвам итте. Катнашучылар үзләрен практик өлештә сынап карады, 2017-2018 уку елы йомгаклары буенча хезмәтләренә бәя алды, үзара тәҗрибә уртаклашты, яңа уку елының иң мөһим максат-бурычлары белән дә танышты. 

Инде өч атнадан укучыларны гына түгел, укытучыларны да бу уку елының беренче кыңгыравы мәктәпкә дәшәр. Уку елы  укытучыларга яңа укучылар белән беррәттән яңа сынаулар да әзерли. Актаныш районының мәгариф корабы белем дәрьясында сынатмас дигән ныклы ышанычта калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев