Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яратыйк һәм саклыйк

Туган тел дип әйтүгә, Г.Тукай язган шигырь юллары искә төшә: И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Татар теле - борынгыдан ук сакланып калган тел. Минем әби-бабамнар да татар милләтеннән. Үзем дә татар гаиләсендә туганмын, телем татарча "әннә" дип ачылган, хәзер...

Туган тел дип әйтүгә, Г.Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.

Татар теле - борынгыдан ук сакланып калган тел. Минем әби-бабамнар да татар милләтеннән. Үзем дә татар гаиләсендә туганмын, телем татарча "әннә" дип ачылган, хәзер дә рәхәтләнеп татарча сөйләшәм, дусларым белән туган телемдә аралашам.
Башка телләр үзенчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Туган телендә сөйләшмәгән милләтнең киләчәге дә юк, дип уйлыйм мин. Шуңа да туган телебезне яратырга һәм аны сакларга кирәк. Ерак җирләргә китсәк тә, үз телебезне онытмаска тиешбез. Авылга кайткач әбием дә, башымнан сыйпап: "Үз телеңне беркайчан да онытма, бәбкәм", - ди. Мин туган телемне бик яратам һәм хөрмәт итәм. Үскәч, үз балаларымны да туган телне яратырга өйрәтәчәкмен.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев