Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яшь укытучыларны авылга җәлеп итәләр

Авылларда яшь белгечләр җитмәү бүген көн кадагында торган проблема. Бигрәк тә укытучы һөнәре "картая". Мәгариф министрлыгы белдергәнчә, районнарда математика, физика, химия, информатика фәннәре укытучыларына кытлык. Шуны истә тотып, быелдан педагогия юнәлеше буенча югары уку йортларына студентларны максатлы кабул итү программасы эшли башлый. Безгә сәләтле укытучыларны җыю мөһим. Бүген Татарстанда 36...

Авылларда яшь белгечләр җитмәү бүген көн кадагында торган проблема. Бигрәк тә укытучы һөнәре "картая". Мәгариф министрлыгы белдергәнчә, районнарда математика, физика, химия, информатика фәннәре укытучыларына кытлык. Шуны истә тотып, быелдан педагогия юнәлеше буенча югары уку йортларына студентларны максатлы кабул итү программасы эшли башлый.
Безгә сәләтле укытучыларны җыю мөһим. Бүген Татарстанда 36 мең укытучы белем бирә. Алар безнең горурлыгыбыз. Ләкин күбесенең эш стажы 20 елдан артык. Бу бер яктан, тәҗрибәле, балалар белән уртак тел таба белгән укытучылар булса, икенче яктан, аларны хәзер нинди дә булса яңалыкка өйрәтүе авыр. 14 процент укытучы инде пенсия яшендә. Максатыбыз - 35 яшьтән яшьрәк булган укытучыларның санын арттыру, - дип белдерде Татарстан Мәгариф министры урынбасары Тимерхан Алишев.
Бу юнәлештә укучы студентлар ай саен 15 мең стипендия алачак, тулай-торак белән дә тәэмин ителәчәк. Быел әлеге программа буенча инде 400гә якын кеше укырга теләк белдергән. Укучылар мәгариф министрлыгы, психологлар белән әңгәмә үткән, һөнәри юнәлешләрен билгеләү өчен тест чишкән. Ләкин 160 бала гына чын мәгънәсендә укытучы була ала дип табылган. Хәзер аларга БДИны яхшы балларга гына бирәсе калды.
- Абитуриент беренче курстан ук нинди мәктәптә укытачагын белеп тора. Укыган вакытта практикасын да шул мәктәптә үтәчәк. Ел дәвамында аларны чит ил тренерлары укытачак. Студентларга үзләренә дә чит илдә стажировка үтү мөмкинлеге бар, - диде Тимерхан Алишев.
Әлеге программа белән укып чыккан бала авылга кайтмаган очракта, укыган вакытта дәүләт аңа сарыф иткән акчасының бөтен суммасын кире кайтарырга тиеш.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-07-56-04/item/14681-yash-ukyituchyilarnyi-avyilga-җәlep-itәlәr.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев