Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Яшел ут - 2022” бәйгесе

Бакчада белем бирүнең төп формасы булып – белем бирү эшчәнлеге тора. Белемнең төпле, нигезле булуы эшчәнлекләрне сыйфатлы итеп уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтеп, тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый.

Безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юлда хәвеф-хәтәр булуны кисәтү максатыннан, уку елы башында ук программа нигезендә еллык эш планы төзелә. Шуның нигезендә эшчәнлеләр планлаштырыла, балага аңлашырлык итеп җиткерү алмакскат итеп куела. Моның өчен тәрбиячеләр һәр эшчәнлеккә җентекләп әзерләнә, белем бирү эшчәнлеге вакытында күрсәтмә материаллардан киң файдалана. Эшчәнлекләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү” дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә. Эшчәнлек барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын аңлатырга тырыша педагогларыбыз, шулай ук балаларга юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез. Катнаш (комплекслы) эшчәнлекләрнең нәтиҗәлеге аеруча зур. Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы арыта, ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра, анда кызыксыну уята. Тиз ориентлашуга, күзаллауны үстерүгә тизлек һәм ераклыкка дөрес бәя бирүгә юнәлдерелгән хәрәкәтле уеннар оештыру, логик фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән дидактик уеннар да бик мөһим.

Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү - бүгенге көн таләбе. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үзебез генә өйрәтеп бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә турыдан-туры гаилә белән дә эш итәбез. Менә шулай бергәләп, көч куеп эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый.

Шушы көннәрдә, район балалар бакчалары һәм анда эшләүче тәрбиячеләр арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча Республикакүләм «Яшел ут - 2022» бәйгесенең район этабы узды. Тәрбиячеләр арасында узган бәйге берничә этаптан торды:

Беренче этапта балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча тәрбияченең эш тәҗрибәсен һәм балалар белән эшчәнлеген чагылдырган альбом тутыру;

Икенче этапта икенче кечкенәләр төркеме балаларының сөйләм телен үстерү һәм юлда үз-үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш дәфтәрләре иҗат итү;

Өченче этапта тәрбиячеләрнең «Белая» автомәктәбендә имтихан тапшыруы;

Дүртенче этапта тәрбияче үзе төзегән эш дәфтәрен кулланып икенче ккечкенәләр төркеме балалары белән белем бирү эшчәнлеге әзерләп күрсәтү иде.

18нче февраль көнне мин бәйге комиссиясенә «Светофорның ярдәмчеләре» дип аталган ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәттем. Тәкъдим иткән белем бирү эшчәнлеге вакытында балалар уйный-уйный юл кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, балалар бөтен биремнәрне дә яхшы үтәделәр. Алар светофорга юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны табарга ярдәм иттеләр, «Ярый, ярамый» дидактик уены, «Светофор» хәрәкәтле уенын

уйнадылар, светофорның төсләрен дөрес итеп табып буядылар. Кайберәүләре үзләрен автомобиль йөртүче буларак та сынап карады. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары белән үрелеп барды.

Әлеге бәйгенең төп хөкемдарлары «Юл хәрәкәте иминлеге» Актаныш районы профилактика җитәкчесе Фазлыева Лена Музаят кызы һәм МКУ “Мәгариф идарәсе” мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Хисматуллина Лилия Фәрит кызы бәйгенең һәр этабын төгәл бәяләде. “Яшел ут - 2022” бәйгесе балалар өчен генә түгел, тәрбиячеләр өчен дә зур һәм файдалы чара, дип саныйм мин. Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә балалар - тирән белемле һәм һәр нәрсәне тиз отып алучан. Бер генә эшчәнлек тә нәтиҗәсез узмый. Һәр сүз бала күңелендә, хәтерендә сеңеп кала. Биредә әти-әниләрнең дә эшчәнлеге зур. Мин алга таба да төркемебезнең әти-әниләре белән тыгыз бәйләнештә эшләрбез һәм ирешкән уңышларыбызга да бергә сөенербез дип ышанып калам.

МБМББУ “Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №4 балалар бакчасы” 1 квалификацион категорияле тәрбиячесе Габдрахманова Эльмира Ришат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев