Актаныш

Яшел зона – тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы

Мари Суыксу төп гомумбелем бирү мәктәбендә директорларның республика зона киңәшмәсе уздырылды. Узган уку елында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан барлык база мәктәпләре директорларына аудит үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча безнең районнан Мари Суыксу мәктәбе директоры Эдуард Галиев яшел зонага эләкте. Ягъни ул - иң-иң яхшылар рәтендә. "Яшел зона" терминының нәрсә...

Мари Суыксу төп гомумбелем бирү мәктәбендә директорларның республика зона киңәшмәсе уздырылды. Узган уку елында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан барлык база мәктәпләре директорларына аудит үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча безнең районнан Мари Суыксу мәктәбе директоры Эдуард Галиев яшел зонага эләкте. Ягъни ул - иң-иң яхшылар рәтендә.
"Яшел зона" терминының нәрсә аңлатканын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ләйсән Нурлыевадан сораштырдык. Аудит нәтиҗәләре буенча директорлар яшел, сары һәм кызыл зоналарга бүленәләр. Яшел зонага эләгүчеләргә үзе җитәкләгән коллективта эшне дөрес оештыра, мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартларны да тудыра, дигән бәяләмә бирелә. Инновацион тәҗрибә мәйданчыкларына бүленеп, министрлыкта расланган программа нигезендә, яшел зона директорлары үз мәктәпләрендә 3 көнлек укулар уздыралар.
Менә шул максаттан Мари Суыксуга Сарман, Минзәлә һәм Мөслим районнарыннан сары зонага эләккән директорлар килде. Үзләреннән югарырак баскычтагы коллегаларыннан эш тәҗрибәсен урыннарга килеп өйрәнү күпкә отышлырак.
Бу очрашуларның эшлекле төстә узганын үзебез дә күреп кайттык. Беренче көнне Эдуард Галиев идарә итү ысуллары белән таныштырган. Икенче көн укыту процессының дөрес оештырылуына багышланган. Чараның өченче көне тәрбия өлкәсенә кагылышлы.
Күрше районнардан килүчеләр безнең мәгариф системасын өйрәнүләренә бик шат.
- Яшел зонага безнең районнан бары тик Эдуард Галиев кенә эләкте, - диде Ләйсән Нурлыева. - Бик күп директорларыбыз сары зонада. Кызганыч, кызыл зонадагылары да бар. Бу көннәрдә барлык директорлар да үз юнәлешләре буенча укуларда катнашалар.
Эдуард Галиевнең Мари Суыксу мәктәбендә укыта башлавына 28нче ел. Шуның 8 елында ул - директор.
-Аудитта компетентлыкны тест рәвешендә тикшерделәр, - диде ул. - Без милли мәктәп буларак үзенчәлекле. Үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны күрсәтергә уйладык. Мәктәпне мебель белән ничек тәэмин итүебез турында сөйләдек. Бу чараларда үзебез дә тәҗрибә уртаклашабыз, өйрәнәбез.
2013 елда капиталь төзекләндерелгән бина мәктәпне, авыл клубын, авыл китапханәсен һәм балалар бакчасын бер түбә астына сыендырган. Биредә чиста, якты, җылы. Коридорда гөлләр тезелешеп үсеп утыра. Шуңа күрә сайланган темасы да кызыклы: "Авыл милли мәктәбе - гомумбелем бирү-мәдәни үзәк". Исеменнән аңлашылганча, мәктәп үзе генә түгел, ә шушы бинадагы башка мәгариф, мәдәният учреждениеләре дә оештырылган укуларның үзәгендә кайный. Мәктәптә 53 бала укый. 13 бала балалар бакчасына йөри.
2013 елда авылда Семык бәйрәме үтте, шул вакытта 300 мең сумлык грант отып, Йошкар-Ола шәһәрендә сәхнә киемнәре тектерәләр алар. Музыкаль аппаратура алалар. Тарихи китап чыгаралар. Узган ел да мәктәп 100 мең сумлык грант отып, сәхнә аяк киемнәре тектергәннәр. Фотоаппарат, ноутбук, теннис өстәле кебек җиһазлар сатып алганнар.
Мари Суыксу мәктәбенең тамаша залында концерт күрсәтелде. "Ший памаш" халык фольклор ансамбле чыгышын карап, яшь җырчы һәм биючеләрнең артистлык осталыкларына, аларның сәхнә киемнәренә сокландылар. Биредә барысы да - укучылар да, укытучылар да җырлыйлар һәм бииләр.
Башка районнардан килүчеләр коллективка зур рәхмәтле булуларын белдерделәр, директорның, укытучыларның җылы мөгамәлә күрсәтүләрен сөйләделәр. Шунысы куандыра: авылның киләчәге бар, яшьләр төпләнеп кала, бу инде - мәктәпнең тәрбиясе, дигән фикер әйттеләр.
Сарман районының Җәлил гимназиясе директоры Гөлнара Булатова:
- Мин әле беренче ел гына эшлим, тәҗрибәм юк диярлек. Мари Суыксу мәктәбендә үземә күп мәгълүматлар алдым, аларны киләчәктә эшемдә кулланырга исәплим. Бирегә килеп керү белән иң беренче мәктәпләре ошады, укытучылар коллективының район җитәкчелеге, авыл Советы белән бергә кулга-кул тотынышып эшләве күренеп тора. Милли тәрбия бирү алгы планга куелган. Эдуард Әмирҗанович үзе бик мөлаем кеше.
Мөслим районы Татар Бүләр урта мәктәбе директоры Илсур Исламов:
- Мондый тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары республикада берничә урында оештырылды. Мари Суыксу мәктәбе республикада иң яхшыларыннан санала. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерлерәк дип бирегә сөенеп килдек. Актаныш республикада мәгарифнең локомотивы булып исәпләнә. Менә шул локомотивның башында торган Мари Суыксу мәктәбе эшчәнлеге белән шушы 3 көн эчендә җентекләп таныштык. Киләчәктә үзебезнең коллектив белән бергәләп килеп, тәҗрибә уртаклашырга кирәк дигән максатта торам.
Минзәлә районы Николаевка гомумбелем бирү мәктәбе директоры Светлана Белянинова:
- Зур кунакчыллык күрсәттеләр. Бу очрашу барышында яхшы тәэсирләр генә туды. Коллегаларыбызның, мондагы коллективның ничек эшләгәнен күрдек, мин алар өчен шатланам гына. Безгә барысы да ошады.
V сыйныф укучысы Динар Тимербаев:
- Безнең укытучылар мәрхәмәтле, мәктәптә күңелле. Мин барлык укучыларның да сәламәт булуларын, яхшы укуларын телим. Мәктәбебез һәрчак шулай чәчәк атсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: