Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Җәйге ялларны – лагерьда

Тугыз ай буе энә белән кое казыганнан соң, ниһаять, укучылар җәйге каникулга туктады.. Аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү буенча районда ниләр эшләнә соң? "Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 184нче һәм 191нче санлы, район башкарма комитетының 61 санлы карарлары нигезендә...

Тугыз ай буе энә белән кое казыганнан соң, ниһаять, укучылар җәйге каникулга туктады.. Аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү буенча районда ниләр эшләнә соң?
"Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 184нче һәм 191нче санлы, район башкарма комитетының 61 санлы карарлары нигезендә районда махсус программа төзелде. Бүгенге көндә бу юнәлештәге эш шуның нигезендә алып барыла. Гомумән алганда, быелгы җәйне ялларда лагерьларда барысы 2559 бала ял итәргә тиеш.
Иң элек "Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагерена тукталыйк.
Быел әлеге лагерьның җитәкчесе булып, Ленар Хөсәенов тора. Башка еллардагы кебек үк быел да лагерь дүрт сменада эшләячәк. Анда барысы 390 бала ял итәчәк. Беренче сменада 1 июньнән 21 июньгә кадәр 90 бала 21 көн ял итә. Икенче сменада 22 июньнән 12 июльгә кадәр 90 бала, өченчесендә 16 июльдән 5августка тикле 80 бала, дүртенче- "Бүләк-спорт" сменасында 24 августтан 31 августка тикле 130 баланы ял иттерү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә телне, милли мирасны саклау, татар халкының гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәтү максатыннан чит төбәкләрдән 200 бала килер дип көтелә. Шуларның 65е беренче, 65е икенче, 70е өченче сменада ял итәчәк.
Лагерьга бер бала өчен юлламаның бәясе 14711 сум. Әти-әниләре бюджет системасында эшләүчеләрнең балалары өчен шуның 2207 сумын ата-ана күтәрә, калганы дәүләттән субсидия булып кайта. Спорт сменасына йөрергә теләгән балаларга бәяләр икенче төрле. Аларның тулы юллама бәясе 12587 сум булса, шуның 1888 сумын әти-әниләргә түләргә туры килә.
Сүз уңаеннан, "Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагере педагогик белем алучы, тәртипле, балаларны яратучы, аларга үрнәк булырдай студентларны әйдаманнар булып үзенә эшкә чакыра. Кызыксынучылар 3-01-96 телефонына мөрәҗәгать итә ала.
Быел 14 мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, аларда 614 бала ял итәчәк. Аның беренче сменасы 1 июньнән башланып китеп, 21 июньгә тикле, икенче сменасы 21 июньнән 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге лагерьларда балалар кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Махсус программа нигезендә төрле чаралар үткәрелә, уеннар оештырыла.Әлеге лагерьларга йөрү өчен бер балага 432 сум түлисе була.
Мәктәпләрдә шулай ук хезмәт лагерьлары да эшләячәк.
Алар ике сменада оештырыла.. Беренчесе 1 июньнән башланып китте. Ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. икенчесе 21 июньнән 9июльгә кадәр оештырыла. барысы 16 мәктәптә 400 бала хезмәт һәм ял итәчәк. Әлеге лагерьлар түләүсез. Аларга 14 яше тулган һәм аннан зуррак балалар йөри ала. Биредә алар яшьләренә туры килгән хезмәт белән мәшгуль булачаклар.
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша быелгы җәйдә 14 яшьләре тулган 90баланы вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла. Моның буенча сорауларыгыз булса, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев