Актаныш

"Йолдызлык-2022" фестивалендә "Ромашка", "Каенкай" һәм Пучы балалар бакчалары җиңүче

"Йолдызлык-2022" республика фестиваленең район турында 2 меңнән артык бала катнашты.

Бүген авыл җирлекләрендәге һәм район балалар бакчалары коллективлары үзләренең җыр- биюгә, нәфис сүзгә сәләтләрен күрсәтте. 

 

Аерым катнашучылар һәм коллективлар арасында I, II, III дәрәҗә лауреатлар бүләкләнде. 

Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Авыл балалар бакчалары арасында I урынга Пучы, II урынга Киров, III урынга Яңа Әлем балалар бакчалары лаек булды.


Район үзәге балалар бакчалары арасында I урын "Ромашка", "Каенкай"  II урын "Тылсым", "Алтынчәч", "Каенкай", III урын "Умырзая" балалар бакчасына бирелде.
Кәзкәй һәм район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчалары уңышлы чыгыш ясаучы буларак хөрмәтләнделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: