Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Йөрәгемне балаларга бирәм" бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә балаларга тәрбия hәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсларының муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды.

      Тәрбия hәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын камилләштерү, тәрбия эшчәнлегенең инновацион формаларын, методикаларын, технологияләрен  һәм практикаларын ачыклау максатыннан, агымдагы елның 10 – 18 февраль көннәрендә узган балаларга тәрбия hәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсында 25 мәктәптән 66 педагог катнаша.

Бүген әлеге конкурсның җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

              Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева район педагогларының профессиональлеген үстерү максатыннан районда "Ел укытучысы" республика бәйгесенә номинацияләр өстәлүен әйтте. Райондагы барлык педагогларның дүрттән бере һөнәри бәйгеләрдә катнашып үзләрен сынаган.  

 

      - Сез барыгыз да җиңүчеләр. Сез балаларыбызга белем һәм тәрбия биреп, бу катлаулы тормышта үз фикерен әйтә белерлек, тәрбияле шәхесләр итеп үстерүдә тырыш хезмәтегезне куясыз.Киләчәктә дә эзләнүдә булыгыз, куйган максатыгызга, пофессиягезгә тугры калып яшәгез,- дип, рәхмәт белдерде Ләйсән Нурлыева.  

 

            Тәрбия эшләре өчен җаваплы педагоглар һәм өстәмә белем бирү педагогларының хезмәте "Йолдызлык" район фестивалендә ачык чагылды. 2 меңнән артык укучының сәләтләрен ачыклау, алар белән номерлар әзерләү, сәхнәгә әзерләп чыгару- барысы өчен дә нигездә, директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, педагог-оештыручылар җавап бирә. 

                "Йолдызлык" фестиваленең Әгерҗедә узган зона этабында да Актанышның яшь талантлары 66 номер белән чыгыш ясап башка районнарны таң калдырган. "Актаныш артистларыннан соң сәхнәгә чыгу авыр",-дип,  балаларның әзерлегенә югары бәя биргәннәр.  Бу Актаныш районы командасының бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе. Район мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге педагогларының тәрбия юнәлешендәге уртак хезмәте матур уңышлар белән сөендерә. 

              "Йөрәгемне балаларга бирәм" һөнәри бәйгесенең өстәмә белем бирү педагогы номинациясендә җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Мусина тәбрикләде.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова "Педагог-оештыручы" номинациясе җиңүчеләрен,   башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева "Ел сыйныф җитәкчесе" номинациясендә иң югары күрсәткечләргә ирешкәннәрне тәбрикләде. 

Педагогларны хөрмәтләү тантанасына "Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре- "Умырзая", "Лачыннар" вокаль ансамбльләре, аерым башкаручылар үзләренең дәртле, матур җырлары белән ямь өстәде. 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев