Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Юл хәрәкәте иминлеге өчен

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе белән берлектә, балалар һәм яшүсмер арасында юл хәрәкәте иминлеген пропогандалау, иҗади эшчәнлеккә тарту, иҗтимагый әһәмияткә ия проектлар төзү, дәүләт сәясәтенең күркәм юнәлешләрен гамәлгә кертү максатыннан игълан ителгән "Игътибар! Балалар!" акциясе кысаларында "I сыйныф укучысына мәктәпкә куркынычсыз килергә булыш!"...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе белән берлектә, балалар һәм яшүсмер арасында юл хәрәкәте иминлеген пропогандалау, иҗади эшчәнлеккә тарту, иҗтимагый әһәмияткә ия проектлар төзү, дәүләт сәясәтенең күркәм юнәлешләрен гамәлгә кертү максатыннан игълан ителгән "Игътибар! Балалар!" акциясе кысаларында "I сыйныф укучысына мәктәпкә куркынычсыз килергә булыш!" иҗат бәйгесенең район этабы үтте. Анда гомуми белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче иҗтимагый балалар оешмалары актив катнаштылар. Бәйгенең "Иң яхшы шигырь", "Иң яхшы эссе", "Эмблемалар" номинацияләрендә Богады мәктәбенең "Тәкыя", кадет-интернат мәктәбенең Дәһлүл Фазлыев исемендәге, Чуракай мәктәбенең "Миләш", Пучы мәктәбенең Нур Баян исемендәге балалар оешмаларының иҗат эшләре "Ак җилкән" варислар берлеге тарафыннан уңай бәяләнеп, бәйгенең республика этабында катнашу хокукына ия булдылар.
25 гыйнвар көнне исә бәйгенең республика этабына йомгак ясалды. Богады мәктәбенең "Тәкыя" балалар оешмасы варисы Зилә Сөләйманова (җитәкчесе - Лениза Фәттахова) "Иң яхшы эссе" номинациясендә II урынга ия булды һәм бәйгенең йомгаклау тантанасына чакыру алды. Зиләгә дә, Лениза Дәниф кызына да ТРның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсенең дипломы, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев