Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы” учреждениесе Такталачык интернат-мәктәбе укучыларын сөендерде

Быел 50 яшен тутыручы Такталачык интернат-мәктәбендә бүген 56 укучы тәрбияләнә. Беренче карашка, башка балалардан бер яклары белән дә аерылмый үзләре. Әмма алар - башка контингент. Укуга һәвәслекләре булмаса да, кул эшләренә хирыслык зур. Мәктәпнең юбилеена әзерләнгән күргәзмәдә укытучы апа-абыйлары белән бергәләп ясаган нинди генә кул эшләре юк?! Фантазия һәм өйрәтү...

Быел 50 яшен тутыручы Такталачык интернат-мәктәбендә бүген 56 укучы тәрбияләнә.
Беренче карашка, башка балалардан бер яклары белән дә аерылмый үзләре. Әмма алар - башка контингент. Укуга һәвәслекләре булмаса да, кул эшләренә хирыслык зур. Мәктәпнең юбилеена әзерләнгән күргәзмәдә укытучы апа-абыйлары белән бергәләп ясаган нинди генә кул эшләре юк?! Фантазия һәм өйрәтү - укытучылардан, кушканны төгәл үтәп, көнбагыш, кабак төше, вак акча, җеп, киез кебек кул астындагы чималдан күз явын алырдай картина, хайван сыннары, сувенирлар эшләү - алардан. Кухняда ризык турау өчен агач такта, уклау, төйгеч, кул пешмәсенгә махсус чүпрәкләр тегү - интернатта яшәгән һәр бала киләчәктә кирәк булырдай, тормыш итәргә, тамакларын туйдырырылык акча табарга ярдәм итәрдәй һөнәрләр алып чыга.
Мөмкинлекләре чикле булганнар ункөнлеге кысаларында мәктәпкә "Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы" учреждениесе Чаллы территориаль идарәсенең Актаныштагы бүлеге башлыгы Рәсимә Сәетова һәм район балалар хәрәкәте бүлеге мөдире Дилбәр Хәбирова белән берлектә килдек.
- Мәктәпләр каршындагы балалар оешмалары ункөнлек кысаларында шундый райондашларыбыз белән очраша, волонтерларның йөрәк җылысы салынган кул эшләрен бүләккә тапшыралар, тимурчы отрядлары шефлык эшләре башкара, - ди Дилбәр Хәбирова.
Рәсимә апалары килүгә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган рәсемнәр ясап, әзерләнеп көтеп алганнар. Юл кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен исә КВН уеннары аша ачыкладылар. 4 төркемгә бүленеп, укучылар кроссворд-ребуслар чиште, пазллар җыйды, кайсы билгенең нәрсә белдерүен аңлатты. Ул арада башка укучылар табышмакларга җавап эзләде.
Мәктәптә юл кагыйдәләре почмагы җиһазландырылган.
- Дәресләрдән тыш, юл йөрү кагыйдәләрен, транспортка ничек утырырга, үзеңне анда ничек тотарга, юлдан ничек чыгарга икәнен өйрәнәбез. Болар безгә юлларда имин йөрергә булыша, - ди 5сыйныф укучысы Альбина Заһретдинова.
Килгән саен очрашу истәлеге итеп Рәсимә Сәетова балалар өчен җиңел телдә, уен, шигырь, рәсемнәр аша аңлатылган юл кагыйдәләре турында китаплар тарата. Бу юлы да һәр укучыга рәсемле буяу китаплары, журналлар, фоторамкалар өләште, яктылык кайтаргыч фликерлар таратты. Мәктәпкә исә зур бүләк - сканер тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев