Актаныш

"Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!" иҗат бәйгесендә Пучы укучылары җиңде

Бүген “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе кысаларында районыбыз укучылары юл йөрү кагыйдәләре белүләре белән беррәттән иҗади сәләтләрен дә күрсәтте.

                      Балалар иҗат үзәге педагоглары каршында “Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!” исем белән үткәрелгән конкурста командалар тематик театраль күренешләр, җырлар, шигырьләр башкарды. Укучыларның махсус киемнәрдән булулары, рольләрен оста уйнаулары, теманы ачып бирүләре бәяләнде. 


                  Иҗади этапта I урынны Пучы командасы яулады. II урында Байсар,  III урында Мари Суыксуы мәктәбенең яшь инспекторлары. Бу хакта безгә балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Илүзә Муллахмәтова хәбәр итте. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: