Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Заманча мәгариф: яңа технологияләр, яңа җаваплылык, яңа мөмкинлекләр

Узган атнаның чәршәмбесендә район мәдәният йорты бинасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше узды. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсенең милли бүлек җитәкчесе Алсу Шәрипова, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, мәктәп...

Узган атнаның чәршәмбесендә район мәдәният йорты бинасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше узды. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсенең милли бүлек җитәкчесе Алсу Шәрипова, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, мәктәп директорлары, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсе "Заманча мәгариф: яңа технологияләр, яңа җаваплылык, яңа мөмкинлекләр"дигән тема астында үтте. Һәр елдагыча, быел да үткән уку елына нәтиҗәләр ясалып, алга бурычлар билгеләнде. Мәгариф системасына федераль белем бирү стандартлары кертелү укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә белем бирүнең яңа алымнарын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр һәм тәрбия чараларын оештыруны таләп итә.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыеваның чыгышында да бу фикер ярылып ята иде. Нинди генә стандартлар, белем бирү алымнары кермәсен, мәгариф хезмәткәрләренең төп бурычы булып балаларга сыйфатлы белем бирү тора. Ел саен аның яңа ысуллары, алымнары хакында уйланыла. Моның буенча матди-техник база җитәрлек күләмдә. Кадрлар белән тәэмин ителеш тә начар түгел. Ел саен мөгаллимнәр сафы яшь белгечләр белән тулылана тора. Быел да районга төрле уку йортларын тәмамлаган 16 яшь белгеч эшкә кайтты. Ләкин белем сыйфаты буенча безнең район мәгариф идарәсенең республика рейтингында 35нче урында гына булуы уйланырга җирлек тудыра. 2014-2015 уку елында 3 баланың аттестат ала алмавы да белем сыйфатының дәрәҗәсен күрсәтеп торучы бер дәлил булып тора. Быелгы уку елына барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да мәктәптән аттестат алып чыгулары максат итеп куелды. Шуның өчен дә балаларны бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарына психологик яктан да, белем ягыннан да әзерләү - һәр укытучының бурычы.
Соңгы елларда белем бирүгә нык басым ясап, хезмәт тәрбиясе берникадәр читтә калды шикелле. Шуның өчен дә киләсе елга мәктәп яны тәҗрибә участокларына ныклап игътибар бирергә кушылды. Бала кечкенәдән хезмәткә тартылып үсәргә, тормышка әзер булырга тиешлеген укытучыларның да, шулай ук, әти-әниләрнең дә онытмавы зарур.
Сөйләшү барышында укучыларга ГТО нормаларын тапшыруның әһәмияте хакында да аңлатылды.
Конференциядә Алсу Шәрипова райондагы милли мәгариф эшчәнлегенә югары бәя бирде.
- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, "Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагере, "Агыйдел" форумы - барысы да балаларга татар телен, гореф-гадәтләрне өйрәтүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Болар өчен мин сезгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Татар теле һәм әдәбияты буенча сезнең район балаларының олимпиадаларда бик күп алдынгы урыннар яулавы да - тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Киләчәктә дә шушы югарылыкны югалтмассыз дип ышанам.
Милли мәгариф буенча безнең район быел республикада беренче урынга лаек булып, 800 мең сумлык грантка ия булды.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та үз фикерләрен, киңәш - тәкъдимнәрен җиткерде. Алда торган бурычларга тукталды.
Ахырдан мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә анализ ясалды. Алар арасында урыннар чыгарылып, алдынгы мәгариф учреждениеләре бүләкләнде.
Барлык мәгариф хезмәткәрләренә дә яңа уку елында яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев