Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Үзебездә булганда, нигә читкә китәргә

Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты булып тора. Сер түгел: моннан 10 еллар элек булган училище белән хәзерге техникум арасында җир белән күк аермасы кебек. Хәзерге уку йортына аяк басучылар аның матди-техник базасының байлыгына, бинаның төзеклегенә, кабинетларның җиһазланышына соклануын яшерми. 9...

Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты булып тора. Сер түгел: моннан 10 еллар элек булган училище белән хәзерге техникум арасында җир белән күк аермасы кебек. Хәзерге уку йортына аяк басучылар аның матди-техник базасының байлыгына, бинаның төзеклегенә, кабинетларның җиһазланышына соклануын яшерми.
9 февраль көнне район мәктәпләре директорлары катнашындагы киңәшмәдә дә әйтелде бу фикер. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов үзе дә катнашты.
Бүген республикада 25 ресурс үзәге эшли. Актаныш технология техникумы да 2017 елның 23 августыннан авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче ресурс үзәге буларак эшли башлады.
Ресурс үзәге - халыкара стандартлар нигезендә яңача җиһазландырылган, педагогик кадрлары һәм укыту программалары эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек заманча укыту үзәге ул. Шул максатта, соңгы өч елда технология техникумында бик зур суммадагы ремонт эшләре башкарылды. Кабинетлар заманча җиһазланды. Киңәшмәдә катнашучылар техникум эшчәнлеге, тулай торактагы шартлар белән танышып, боларны үз күзләре белән күрделәр.
Бүгенге көндә техникумда 253 студент 6 белгечлек буенча һөнәр үзләштерә. Болар хакында техникум директоры Ләйсән Нурлыева бәйнә-бәйнә аңлатып үтте. Нәрсә генә дисәк тә, заман көннән-көн алга бара. Кайбер һөнәрләр юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Ә уку йортларының төп максаты булып укучыларга киләчәктә кирәк булырдай һөнәрләр үзләштерергә ярдәм итү тора. Бу яктан караганда, эшче һөнәр үзләштерүчеләр арасында бишенче ел рәттән үткәрелүче World Skils чемпионаты - менә дигән мөмкинлек, дияргә кирәк. Әлеге чемпионатта катнашып, урын яулаган укучыларның киләчәктә эшсез калмаячагы көн кебек ачык. Аларга сорау көннән-көн арта. Актаныш технология техникумы студентлары да чемпионатта үз көчләрен сыный. Алар "Пешекче осталыгы", "Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү", "Осетия пирогы", "Татар ашлары" компетенцияләрендә чыгыш ясаганнар. Чемпионатта катнашу өчен шактый әзерләнергә, чарланырга кирәк. Моның өчен техникумда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү буенча 4 төрле модуль булдырылган. Җәмәгать туклануы бүлегендә дә World Skils ка әзерләнү өчен махсус җиһазлар урнаштырылган. Студентлар аларда тулысынча әзерләнә ала. 2016-2017 уку елында
республикада беренче мәртәбә демонстратив имтиханнар оештырылды. Техникум студентлары да авыл хуҗалыгы тракторчысы һәм машинист һөнәре, авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге, җәмәгать туклануы азык-төлек технологиясе белгечлеге буенча төрле төбәкләрдән җыелган тәҗрибәле экспертлар каршында имтихан тапшырды. Нәтиҗәләр начар түгел. Агымдагы уку елында инде алар бөтенрәсәй күләмендә World Skils стандартлары нигезендә үткәрелә торган демонстратив имтиханда катнашачак. Биредә дә сынатмаслар, дигән ышаныч бар.
2017 елда безнең илдә иң кирәкле 50 һөнәр билгеләнде. Технология техникумында да әлеге исемлеккә кергән авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын ремонтлаучы белгечлегенә - 2018-2019 уку елыннан, пешекче, кондитер һөнәрләренә 2019-2020 уку елыннан укыта башлаячаклар. Моның өчен техник база да, кадрлар да җитәрлек, дип белдерде Ләйсән Нурлыева.
Чынлап та, соңгы өч елда техникумның эшчәнлеге күзгә күренеп алга китте. Моны республикакүләм мониторинг та раслый. Гомуми эшчәнлекләре буенча алар республикада 21 нче урыннан 8 нчегә күтәрелде.
Техникумның укыту-өйрәтү хуҗалыгындагы эш тә үз югарылыгында көйләнгән, дияргә тулы нигез бар.
Энгель Нәвап улы да техникум эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәккә үзенең тәкъдимнәрен дә әйтте.
- Бүгенге көн белән генә яшәргә кирәкми. Техникумның мөмкинлекләре бик күп. Биредә яңа һөнәрләргә укыту буенча да эш алып барырга кирәк. Минем техникумны киләчәктә Актанышның корпоратив университеты итеп күрәсем килә. Нинди һөнәргә ихтыяҗ бар - без биредә шул һөнәргә укытырга тиеш. Машина йөртү таныклыгына укытуны да ныклап башларга кирәк. Аннан, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен бирегә алып килеп, эшчәнлегегез, тулай торак белән таныштырырга кирәк. Бәлки, хезмәт дәресләрен биредә үткәрергә кирәктер. Бала модульләрдә үзе эшләп караса, аның киләчәккә фикере дә үзгәрергә мөмкин. Техникум ярдәмендә без үзебезнең җирлекне яхшы кадрлар белән тәэмин итәргә тиеш, - диде ул.
- Мәктәпләрдә тормыш дәресләре кертеләчәге барыбызга да мәгълүм. 7-8 нче сыйныфлар өчен төрле һөнәрләргә өйрәтү өлеше техникум базасында оештырылса, бик отышлы булыр иде, - дип фикере белән уртаклашты Ләйсән Нурлыева.
- Шушындый бай техник базасы булган уку йорты укучылар белән тулы булырга тиеш. Каядыр читкә китеп укыганчы, балаларыбыз биредә белем алса, әти-әниләрнең дә күңеле тыныч булыр иде, - ди Энгель Фәттахов.
Киләсе уку елына техникумның беренче курсына 150 бала алу планлаштырыла. Шуның 131е - үзебезнең район, калганнары чит район балалары өчен булыр, диләр. Димәк, чыгарылыш сыйныф укучыларына әти-әниләреннән аерылып, еракка китмичә дә, биредә күңелләренә ошаган, кирәкле һөнәр үзләштерергә була, дигән сүз.
Гөлнара Мусина, Теләкәй мәктәбе директоры:
- Бездә ел саен 6шар, 4әр укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Шуларның икесе, өчесе даими рәвештә үзебезнең техникумга укырга килә. Быел да ике егет тәмамлый. Берсе - үземнең улым. Икесе дә бирегә укырга киләбез, дип торалар. Һәрвакыт һөнәри ориентация эшен алып барабыз. Укучыларны техникумга алып килеп таныштырдык. Биредә уку өчен дә, яшәү өчен дә шартлар искитмәле дип бәялим. Мондый шартлар кайбер балаларның өйләрендә дә юктыр дим. Шулай булгач, балаларга менә дигән мөмкинлек дип исәплим.
Даниял Гарипов, Яңа Әлем мәктәбе директоры:
- Ел саен 5-6 укучыбыз технология техникумына укырга бара. Техникум укытучылары да ел дәвамында мәктәпкә килеп, һөнәри ориентация буенча очрашулар уздыралар. Шунысы куандыра: биредә укып чыккан балалар үзебезнең җирлеккә кайтып, "Башак" хуҗалыгында намуслы хезмәтләрен куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев