Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР: “Оста мөгаллим“ гранты ияләре (ИСЕМЛЕК)

Грант откан Актаныш районы укытучылары исемлеген дәвам итәбез.

Рәмзил Хуҗагали улы Әхмәтов, Теләкәй мәктәбенең технология, тормыш иминлеге нигезләре фәннәре укытучысы.
1999 елда Яр Чаллы шәһәрендәге Кама политехника институтының автомеханика факультетын тәмамлап, туган якларына кайтып, үзе укыган мәктәптә физика, математика укыта башлый. 2 дистә ел эчендә Рәмзил Хуҗагали улы чын-чынлап мәгарифнең алыштыргысыз кешесенә әйләнә. 2006 елдан алып 10 ел дәвамында директор вазифасын башкара. Тырыш хезмәте белән мәктәпнең эшчәнлегенә үзеннән саллы өлеш кертә. Бүген ул технология, тормыш иминлеге нигезләре буенча белем бирә. Төрле иҗади, фән конкурсларында, олимпиадаларда үзе дә, укучылары да бик теләп катнаша. 
Узган уку елында Теләкәй мәктәбе фән олимпиадалары буенча мактаулы 2нче урынга лаек булды. Бу җиңүдә аның хезмәте зур. Раушан Әхмәтов һәм Зилә Әбүдәрованы тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча җиңүче итеп әзерләде. “Ел сыйныф җитәкчесе – 2018”, “Ел укытучысы – 2018” конкурсының зона этабында Рәмзил Әхмәтов призер булды.

Рузил Флорит улы Бакиров, Актанышның 2нче мәктәбенең югары квалификацион категорияле математика укытучысы. 
Эш стажы 7 ел 2015 елда физика, математика, химия, биология укытучылары өчен Дмитрий Зиминның “Династия” фонды оештырган бөтенрәсәй “Яшь укытучы” конкурсында җиңүче. 2014 елда “Ел укытучысы” бәйгесенең район этабында “Илһам һәм һөнәрилек” номинациясендә җиңүче, 2016 елда “Укытучы – мастер” республика гранты иясе. 
Укучыларын олимпиадаларга, бәйгеләргә әзерләүдә зур көч куя. Аларның иҗади, физкультура-спорт эшчәнлекләрен үстерү өстендә даими шөгыльләнә. Аның укучылары 2016 елда “Математик регата” һәм “Математик карусель” район конкурсларында җиңү яуладылар. 2017 елда шулай ук ” Математик регата” конкурсы җиңүчеләре. 2017 елда укучысы С.Хөҗҗәтова математика буенча 
республика фән олимпиадасында призер булды. 
Рузил Бакиров белем сыйфатын күтәрүдә үзеннән саллы өлеш кертә. “Минем район тормышы статистикасы” проекты авторы да ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев