Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Земский учитель" программасында катнашкан укытучы табиблар кебек 1 миллион акчага лаек булачак

Татарстанда "Земский учитель" федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны 2022 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга мөмкин.

        Программа 2020 елдан 2024 елга кадәр гамәлдә. 2022 елда бер тапкыр бирелә торган акчаны 10 җиңүче алачак.

1 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүне авыл торак пунктына, я эшчеләр бистәсенә, я шәһәр тибындагы бистәгә, яки 50 мең кешегә кадәр халкы булган шәһәргә килгән укытучы алачак.

Укытучыга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвенең шартлары :

- тиешле елга вакантлы вазыйфалар исемлегенә кертелгән укытучыны вакантлы вазыйфасына, хезмәт хакы ставкасы өчен атнага 18 сәгатьтән дә ким булмаган укыту йөкләнеше күләме  гомуми белем бирү оешмасына эшкә урнаштыру.;

Реклама

- претендентның сайлап алынган гомуми белем бирү оешмасында 5 ел дәвамында эшләргә йөкләмәсе бар.

"Земский учитель» программасының барлык шартлары, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча да, сайтларда урнаштырылган:

1. "Земский учитель" бөтенроссия мәгълүмат порталы https://zemteacher.apkpro.ru

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы https://mon.tatarstan.ru «Эшчәнлек» - «программалар, проектлар һәм чаралар» - "Земство укытучысы" программасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев