Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Зур тормышка әзерләүче мәйданчык

Районыбызның Агыйдел елгасы буенда 3-9 август көннәрендә II төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" яшьләр форумы узды. Анда үзебезнең республиканың төрле районнарыннан һәм төрле төбәкләрдән проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 300дән артык яшүсмер катнашты. "Агыйдел" яшьләр форумының Актаныш районында уздырылуы юкка гына түгел. - Биредә ачык йөзле кешеләр яши, җитәкчеләрегез дә безнең тәкъдимне...

Районыбызның Агыйдел елгасы буенда 3-9 август көннәрендә II төбәкара интеллектуаль иҗат "Агыйдел" яшьләр форумы узды. Анда үзебезнең республиканың төрле районнарыннан һәм төрле төбәкләрдән проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 300дән артык яшүсмер катнашты.
"Агыйдел" яшьләр форумының Актаныш районында уздырылуы юкка гына түгел.
- Биредә ачык йөзле кешеләр яши, җитәкчеләрегез дә безнең тәкъдимне хупладылар һәм форумны уздыру өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырдылар, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты аның ачылу тантанасында форумның башкарма директоры, "Сәләт" белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман.
Дөрестән дә, форумны уздыру өчен яланда үзенә генә хас кечкенә шәһәрчек хасил булган. Анда исә форумда катнашучыларның шат авазлары яңгырый. Быел аларга һава шартлары бераз уңайсызлыклар тудырса да, кәефләре күтәренке. "Әле кайчан табигать кочагында, палаткаларда йоклар идек", - ди алар.
"Агыйдел", беренче чиратта, уку-укыту һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен менә дигән мәйданчык. Ул интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән кызыксынучы яшьләрне үзендә туплады. Форум башланганда кайберәүләрдә икеләнүләр булса да, ахырга таба инде алар барысы бер йодрыкка тупланып, үзләре эшләгән проектларын тырыша-тырыша башкалар алдында якладылар. Ул проектларның башкаларга файда китерәчәген исбат итәргә омтылдылар.
- Балалар эшләгән проектлар ниндидер чынга ашмас хыял гына түгел. Алар арасында инде иртәгәдән мәктәпләрдә куллана алырдайлары бар. Сүз дә юк, аларны белгечләр тарафыннан бераз камилләштерү сорала. Иң мөһиме, биредә катнашучылар үзләренең идеяләрен проект итеп эшләргә өйрәнделәр, - ди Анна Фельдман.
Форумда катнашучылар белән Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та очрашты һәм үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.
- Рәсәйнең төрле төбәкләреннән, регионнардан үсеп килүче яшь буынның, милләттәшләребезнең бирегә җыелып, киләчәктә тормышны ничек алып барырга дип фикер алышулары, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләүләре безнең өчен зур мәртәбә. Әле бу беренче карлыгачлар гына. Киләчәктә бөтен җир шарында яшәүче татар яшьләрен бирегә туплап, аларны зур тормышка әзерләүче мәйданчык булыр дип ышанам. Әлеге форумны татар телендә генә үткәрергә кирәк дип исәпләмим. Биредә катнашучылар татар теле белән рәттән, рус телен дә, инглиз телен дә яхшы белергә тиеш. Бала телләрне никадәр күбрәк белсә, аның белеме дә шул кадәр зур була.
- Ә форумның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
- Әйткәнемчә, әле бу башлангыч кына. Киләчәктә ул ничәдер көн генә булмыйча, ел әйләнәсендә балаларыбызны укыта, өйрәтә торган программа булырга тиеш. Ел дәвамында Рәсәй төбәкләрендәге милләттәшләребез бер-берсе белән аралашып, үзләренең идеяләрен, проектларын биреп, киләчәктә аларны тормышка ашыру буенча бирегә җыелып, Татарстаныбызның әйдәп баручы югары уку йортлары җитәкчеләре, икътисадны тәэмин итүче товар җитештерүчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре белән очраша торган мәйданчык булырга тиеш. Сәләтле балаларыбызны яшьтән күреп алып, аларны үстерү мөмкинлеге бирүче мәйданчык булыр дип өметләнәбез. Татарстан хәзерге заманда бик югары темплар белән үсә, алга бара. Ә төп проблема булып кадрлар мәсьәләсе кала килә. Бигрәк тә, акыллы, белемле, югары квалификацияле кадрлар кирәк. Бу юнәлештә һәрбер идеягә, проектка мохтаҗбыз. Татарстан бөтен татарларны җыйнап тора торган урын икән, әлеге мәйданчык та үз миссиясен башкарыр дип ышанабыз.
Чынлап та форумның программасы бик нык тыгыз иде. Катнашучылар проект идарәсе буенча тренинглар курсын уздылар. Татарстан Республикасының әйдәп баручы кампанияләреннән мастер-класслар карадылар. Инглиз һәм татар телләрен тирәнтен өйрәнү буенча эшләделәр. Экологик тәрбия алдылар. Көн саен нинди дә булса спорт уеннарында көчләрен сынадылар. Бергәләшеп Сабантуй да үткәрделәр. Кыскасы, биредә узган һәр көннең һәр сәгатенең кадерен белеп калырга омтылдылар.
Гыйниятуллина Алинә, Баулыдан:
- Без әлеге форумда проект эшләргә өйрәндек. Үзебез дә "Интернетсыз яшәп буламы?" дигән проект эшләдек. Шушы чорда Интернетсыз гына яшәдек. Дусларыбыз белән аралаштык, уеннар уйнадык. Сәгатьләр буе Интернетта утырмыйча да яшәп була икән дигән фикергә килдек. Безгә биредә нык ошады.
Газымова Сиринә, Яңа Чишмә районыннан:
- Миңа шундый ошады. Үземә бик күп мәгълүмат алдым. Киләчәктә дусларымны да чакырырга исәплим. Биредә эшләгән проектыбыз Интернетка бәйлелек турында иде. Аннан котылу өчен төрле уеннар, кызыклы чаралар тәкъдим иттек. Хәтта Интернеттан башка тормыш кызыграк та әле дигән нәтиҗәгә килдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Зур тормышка әзерләүче мәйданчык

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев