Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

02 хәбәр итә!

23 сентябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр чорда  Актаныш районы буенча Россия эчке эшләр министырлыгы булекчәсенә 85 хәбәр кергән

Бу вакыт аралыгында 1 җинаять эше һәм 22 административ эш кузгатылган, 5 хәбәр буенча җинәять эше кузгатылмау турында карар чыгарылган. Тагын 19 хәбәр махсус номенклатур делога тапшырылган.

Алар хакында, кыскача:

4 нче октябрьдән алып 6 октябрьга кадәр уткән чорда билгесез зат “Нигез” хуҗалыгының  Аеш авылында машина-трактор паркы кырындагы ягулык станциясенең территориясенә кереп, аннан 2348 литр дизель ягулык урлап чыгып китә, һәм “Нигез” хуҗалыгына 95094 сумлык материаль зыян китерә. Бу факт буенча тикшерү эшләре алып барыла, җинаятьче әлегә табылмаган.


Административ практика буенча барлыгы 45 беркетмә төзелгән. Аның 11е - административ надзор кагыйдәләрен бозу. 7- тапкыр җәмәгать урынында исерек хәлдә йөру. 10- кеше кыйнау очрагы. 5- очрак җәмәгать тәртибен бозу. Әти-әни вазыйфаларын үтәмәу -5. Штрафны вакытында туләмәү -4.Һәм 1 тапкыр төнге вакытта тынычлыкны бозу теркәлгән.

Шушы кыска вакыт эчендә 198 юл-транспорт хәрәкәтен бозу очрагы һәм 6 механик зыян белән бәйле вак юл хәләкәте дә теркәлгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев