Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

1 гыйнвардан Россиядә автомобильләргә бәяләр арту көтелә

Куәте 201 ат көченнән арткан двигательле машиналарга бәяләр 100 меңгә кадәр үсәчәк. Россиядә гыйнвар башыннан автомобильләрне утильләштерү җыемы һәм куәте 150 ат көченнән артык двигательле җиңел машиналарга акцизлар арту сәбәпле, автомобильләр кыйммәтләнү көтелә. 2018 һәм 2019 - 2020 елларга федераль бюджет проектына яңартылган җыем күләме инде кертелгән. Закон проекты кабул...

Куәте 201 ат көченнән арткан двигательле машиналарга бәяләр 100 меңгә кадәр үсәчәк.
Россиядә гыйнвар башыннан автомобильләрне утильләштерү җыемы һәм куәте 150 ат көченнән артык двигательле җиңел машиналарга акцизлар арту сәбәпле, автомобильләр кыйммәтләнү көтелә.
2018 һәм 2019 - 2020 елларга федераль бюджет проектына яңартылган җыем күләме инде кертелгән.
Закон проекты кабул ителгән очракта, куәте 150 ат көченнән күбрәк булган двигательле җиңел машиналарга ставкалар бер ат көченә 420 дән 437сумга кадәр артачак.
Экспертлар иң күп арту куәте 200 ат көченнән күбрәк двигательле машиналарга көтелә, дип җиткерә. Куәте 201 ат көченнән арткан двигательле машиналарга бәяләр 100 меңгә кадәр үсәчәк.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/04/149578/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев