Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

1 июльдән "коммуналка" өчен яңача түләячәкбез

1 июльдән татарстанлылар яңа тарифлар буенча исәпләнгән счет-фактуралар ала башлаячак. Бу үзгәрешләр ОДН, ягъни гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләргә кагыла. Быелның 1 гыйнварыннан Россия гомумйорт ихтыяҗлары өчен чыгымнарны каплау өчен түләүләрне яңа тәртип буенча исәпләүгә күчә. Татарстанлыларга яңа тарифлар белән исәпләнгән түләү кәгазьләре 2017 елның 1 июленнән соң киләчәк, ә моңа...

1 июльдән татарстанлылар яңа тарифлар буенча исәпләнгән счет-фактуралар ала башлаячак. Бу үзгәрешләр ОДН, ягъни гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләргә кагыла.
Быелның 1 гыйнварыннан Россия гомумйорт ихтыяҗлары өчен чыгымнарны каплау өчен түләүләрне яңа тәртип буенча исәпләүгә күчә. Татарстанлыларга яңа тарифлар белән исәпләнгән түләү кәгазьләре 2017 елның 1 июленнән соң киләчәк, ә моңа кадәр Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы яңа тарифларны раслаячак.
Хөкүмәт карары белән йортның гомуми ихтыяҗы дигәндә, бөтен кеше дә файдалана торган урыннардагы коммуналь түләүләр күз уңында тотыла - подъездларны яктырту, җылыту системасын юдырту, җәйге чорда газоннарны сугару, подъезларны җыештыру өчен су файдалану һ.б.
Министрлыкта аңлатуларынча, хәзер гомуми ихтыяҗлар коммуналь хезмәтләр исемлегеннән алынып, торак хезмәтләргә кертелде. Мондый күчеш өчен ярты ел вакыт бирелә: муниципаль берәмлекләр гомуми ихтыяҗлар өчен түләүләрне расларга тиеш. Элек ул коммуналь хезмәт буларак счет-фактураның өске өлешендә урын алса, хәзер аның икенче бүлегенә - торак хезмәтләр өлешенә күчереләчәк.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә, моңарчы ОДН өчен түләүләр норматив буенча исәпләнеп, әлеге норматив күрсәткечләр белән фатирлардагы счетчикларның күрсәткечләре арасындагы аерма һаман да шәхси приборлар куелмаган фатирларга бүленә иде. Шул рәвешле, халыкны фатирларына тиз арада шәхси исәпләү җиһазлары урнаштырырга күндерделәр. Моннан соң норматив күрсәткечләр генә бөтен фатирлар арасында бүленәчәк.
Әгәр йортта гомуми исәпләү җиһазлары куелган икән, аның күрсәткечләре нормативлардан азрак та булырга мөмкин, һәм, әлбәттә, әлеге очракта гомумйорт ихтыяҗы өчен түләүләр норматив буенча түгел, ә шул счетчик күрсәткеченә карап исәпләнергә тиеш.
Алексей ФРОЛОВ,ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары:
- Фатирларына шәхси исәпләү җиһазлары куймаган хуҗаларга килгәндә, алар норматив суммадан 1,5 тапкырга күбрәк түләргә мәҗбүр ителәчәк. Бу - милекчеләрне счетчиклар урнаштыруга этәрүнең бер чарасы. Чөнки счетчигы булмаса, гадәттә, ул арендага бирелгән, беркем теркәлмәсә дә, чынлыкта бик күп кеше яшәп ята торган фатир булып чыга.
Идарәче компанияләргә таләп катгыйлана
Россия Дәүләт Думасы Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетының рәисе беренче урынбасары Александр Сидякин искәрткәнчә, Татарстанда йортның гомуми ихтыяҗлары өчен түләүләрнең күләме - илдә иң түбәне. Зур суммалар идарәче компанияләрнең дөрес исәпләмәвеннән килеп чыга.
Мәсәлән, торак йортта гомуми исәпләү җиһазы булса, аның күрсәткече белән фатирлардан алынган күрсәткечләр арасындагы аерма гомумйорт ихтыяҗы чыгымнары булып тора. "Әгәр счет-фактурада ОДН өчен шуннан да күбрәк сумма өстәлә икән - бу инде гомуми йорт ихтыяҗы түгел, ул - идарәче компания бөтен кешегә бүлә торган "баланстан арткан чыгым". Ләкин идарәче компания проблемаларын фатир хуҗалары хәл итәргә тиеш түгел бит, кешеләр шуңа да үз фатирларына, йортка шәхси счетчиклар куйдыра. Әгәр счетчиклар булып та, гомумйорт ихтыяҗы өчен түләүләр нормативтан югарырак икән, кешеләр барыбер билгеләнгән норматив буенча гына түләргә тиеш", - ди Татарстаннан сайланган депутат.
Александр Сидякин сүзләренчә, әлеге "баланстан арткан чыгымны" еш кына идарә компанияләре законсыз рәвештә фатирлар арасында бүлә иде, чөнки нормативтан арткан чыгымнарны каплау аларга файдага түгел. "Бу - идарәче компанияләре ягыннан гадәти алдау. Әйтик, шул чыгымнарны каплау өчен алар беркайчан да яктыртылмаган мәйданчыклар өчен акча саный башлый, чөнки нормативлар мәйдан күләменә карап билгеләнә. Мәсәлән, синең подвал, балкон, чорма яктыртылмаса да, идарә компаниясе алар өчен дә акча түләттерергә тырыша", - дип канәгатьсезлеген белдерә депутат.
Шулай итеп, яңа тәртипләр идарәче компанияләрен коммуналь челтәрләрнең төзеклеген кайгыртып торырга, фатирларга шәхси счетчиклар куйдыртырга, су һәм электр энергиясен урлау кебек күренешләргә каршы көрәшергә мәҗбүр итәчәк.
Александр СИДЯКИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
- Идарә компанияләре беркетмәләрне ялганлап тутырган өчен җавапка тартылырга, хәтта аларга карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Әгәр йортның гомуми ихтыяҗлары өчен түләүләрне ялган формула белән санасалар, без аларны лицензияләреннән колак кактыру буенча чаралар күрергә ниятлибез. Бер мәртәбә закон бозса - кисәтү алачак, ә икенче тапкыр кабатласа, идарә компаниясе карамагындагы бөтен йортларга лицензияләрен алдыртачакбыз.
Депутат якын киләчәктә Татарстанда коммуналь ресурсларны исәпләүнең автоматлаштырылган системасы кулланышка кертеләчәген хәбәр итте. Йортның гомуми ихтыяҗына кагылышлы чираттагы закон проектында "коммуналь ресурсларны исәпләүнең автоматлаштырылган системасы" кебек төшенчә кертелә. Андый система коммуналь ресурслар белән тәэмин итүче оешмадан башлап, әлеге ресурслардан куланучыга кадәр бөтен чыгымнарны исәпләп барачак.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65501
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев