Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

1 июньнән «Путин ун меңен» 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр алачак

3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләр гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча башкарыла.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә 1 июньнән һәр балага 10 мең сум күләмендә «Путинның» яңа түләвен бирәләр. «Путин ун меңен» түләүгә Татарстанга 6,4 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта элегрәк ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә яңа федераль түләүләр алу өчен Татарстанда 297 мең гариза бирелгән. Яңа түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга кагыла. Бу түләү 640 мең балага тиеш», — дип хәбәр итте элегрәк Казанда узган матбугат конференциясендә министрлык башлыгы Эльмира Зарипова.

Реклама

Россия Президенты тарафыннан 2020 елның 12 маенда 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында игълан ителде. Түләүләр гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча башкарыла. Гариза Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырылырга мөмкин, шулай ук күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/01-06-2020/1-iyunn-n-putin-un-me-en-3-yasht-n-16-yashk-kad-rge-balalary-bulgan-gail-l-r-alachak-5746735

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев