Актаныш

1 канал журналисты – Актанышта (+ФОТОЛАР)

Беркөнне Актаныш шахмат мәктәбе остазы Илдар Имамов шалтырата: - Гөлназ, Россиянең 1 каналында редактор булып эшләүче кызым кунакка кайтты, кызыксынсаң, очраштыра алам, - ди. Кызыксынмыймы соң?! Илнең иң танылган, иң зур аудиторияле каналы журналисты белән безнең эшчәнлекне чагыштырып булмаса да, һөнәрдәшләр саналабыз, ләбаса! - Кызыгыз белән очрашу минем өчен мастер-класс...

Беркөнне Актаныш шахмат мәктәбе остазы Илдар Имамов шалтырата:
- Гөлназ, Россиянең 1 каналында редактор булып эшләүче кызым кунакка кайтты, кызыксынсаң, очраштыра алам, - ди. Кызыксынмыймы соң?! Илнең иң танылган, иң зур аудиторияле каналы журналисты белән безнең эшчәнлекне чагыштырып булмаса да, һөнәрдәшләр саналабыз, ләбаса!
- Кызыгыз белән очрашу минем өчен мастер-класс булачак, биш куллап риза! - дидем. Шул рәвешле, 1 каналның яңалыклар бүлегендә редактор булып эшләүче Евгения Стефанчук белән таныштык. Евгения Илдар абыйның беренче гаиләсендә туган икән. Әнисенең туган ягы - Себердә үскән, соңрак Мәскәүгә күченгәннәр. Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын кызыл дипломга тәмамлаган, аспирантурага кереп, заманча телевидение үсеше темасына диссертация яклаган. Филология фәннәре кандидаты.
Әңгәмә корып утырып, ике сәгатькә якын вакыт үткәнен сизмәгәнбез дә. Ашкынып һәм ашыгып, тормышның һәр мизгеленең тәмен һәм кадерен белеп яши торган ханым, дияр идем мин аның хакында бер җөмлә белән. Язмамда - аның дөньяны күзаллавы, карашы, яшәү рәвеше.
Иртәгәм ничек буласын белмим, эшем шул ягы белән ошый
Студент елларымда төрле телеканалларда практика үтү белән бергә, үз программамны булдырып, эшсезлек проблемасы, кызыклы һөнәрләр темаларына сюжетлар эшли идем инде. ТВ Центр каналында эшли башлагач, СПИД белән чирлеләр турында сюжетлар сериясе әзерләдек. Әллә ниләр казып чыгардык: СПИДлы реаль кешеләр, аларның яшерен танышу клубы, авыруларга ничектер ярдәм күрсәтүче рәсми клуб... Бу серия БМО тарафыннан премиягә лаек булды. Хорватиядә Би-би-си оештырган бик кызыклы стажировкада булып кайттым. 2001 елдан 1 каналга күчтем. Башта "Хәерле иртә!" ("Доброе утро!") тапшыруына сюжетлар әзерләдем, аннан мәгълүмати программалар дирекциясенә күчтем. Шунда халыкара сәясәт бүлегендә эшлим.
Халыкара сәясәт бүген бик катлаулы. Мәгълүмат төрле яклап килә. Көнбатышныкын карыйсың, үзебезнекен, чагыштырасың. Бездә сәяси пропаганда барган кебек, аларда да пропаганда бик көчле. Бер генә мисал. Сириядә химик атака нәтиҗәсендә балаларның агулануы турындагы кадрлар бар көнбатыш мәгълүмат чараларын урап чыкты. Беренче карашка, чынлап та, кадрлар бик табигый. Әмма фактларны тикшергәндә, мондый төр химик атака вакытында, әлеге материалда күрсәтелгәнчә, авыздан күбек килми, бөтенләй башка билгеләр була икән. Ясалма кадрлар күп: карыйсың - бер кеше эчен тотып ята, икенче кадрда карыйсың - ул инде иркенләп йөри. Авыр хәлдәге бер кызны хастаханәгә илтәләр, ике сәгатьтән карыйсың - ул инде утырып тора, ә агуланган кеше әле тагын ике-өч көнсез урыныннан селкенә дә алмаска тиеш. Бу хакта инде күп сөйләнде. Бүген дөньяда мәгълүмати сугыш бара.
Кайнар нокталарга бездә хатын-кыз журналистларны җибәрмәскә тырышалар. Әмма ничектер юлын табып, шунда эшләүче коллегалар да бар. Чөнки бу - үзеңне күрсәтү, исемеңне танытуның иң туры һәм тиз юлы.
Тиз дә, дөрес тә кирәк
Тизлек - безнең эштә мөһим фактор. Оператив булсын, бик ваклап, җентекләп, игътибар белән өйрәнелгән дә булсын. Алып баручы сюжет турында сөйләгәндә соңгы кадрларны тезеп утырган чаклар еш була. Хәтерлим, әле кассеталар белән эшләгән чорда, кассета тотып, бар көченә йөгереп барганда абынып егылып, режиссер аягын сындырган иде. Алып баручы инде материал турында сөйләгән, әмма сюжет һаман әзер түгел - андый хәлләр дә була. Ул вакытта алып баручы, гафу итегез, без сюжетны соңрак күрсәтәбез, ди. Безнең бүлектә алты кеше эшлибез. Нигездә, иртәнге 10нан кичке 10га кадәр. Төнге смена да бар. Кичке "Вакыт" эфирга чыкмыйча, берәү дә кайтып китми.
Путин беләнтуры элемтә
Туры эфир аша Президентка юлланган сораулардан иң әһәмиятлеләре сайлап алына. Әмма узган ел туры эфир вакытына бирәсе сораулар Президентка барып ирешкәнче хәл ителгән булып чыкты: югалган акчалар каяндыр табылган, төн эчендә суүткәргеч сузылган, фундаменты гына булган йортлар салынып бетә язган... Бездә шулай, килеп терәлсә, бик тиз эшлиләр бит. Журналистлар урыннарга килеп, сорау бирүчеләр белән очрашкан, туры эфир өчен сюжет әзерләгән арада башкарылган бу эшләр. Шуңа бу юлы, безнең журналистлар сорау туры эфирда яңгырагач кына, кайда нәрсә эшләнгән яки эшләнмәгәнне тикшерергә киттеләр.
Негатив күп, позитив әз
Телевизорда негатив күп, дип зарланалар. Ошамаганны карамагыз, дип кенә әйтеп була монда. Хәтерләсәгез, элек "600 секунд" дигән тапшыру бар иде - гел сугыш-үтерешләр турында. Кеше карамый башлады. Тапшыруны яптылар. Рейтинг төшә, димәк, реклама бирми башлыйлар, реклама юк - тапшыру ябыла.
Яңалыклар чыгарылышына килгәндә, илебез зур, бик күп эшләр эшләнә, әмма барысын да яктыртып бетереп булмый. Белсәгез, никадәр әзер сюжет эфирга керми кала. Кайдадыр нидер эшләнүе турында материаллар иртәнге я көндезге тапшыруларда, я әз генә буш урын булса, чыгыштыра. Күптән түгел бик куәтле хастаханә ачылу турында сюжет бар иде, аны иртәнге яңалыкларга сыйдырдылар. Әмма бар ил халкын кызыксындырган, яки сәяси материалларны күрсәтми кала алмыйбыз. Тагын шул рейтинг мәсьәләсе - ике сюжет бар ди: автобус әйләнүе һәм яңа завод ачылуы турында. Кайсын караячаксыз? Әлбәттә, завод ачылу - әйбәт, әмма һәркем автобус һәлакәтен караячак. Завод турында күрсәтеп кенә рейтинг ясап булмый.
ТВ - ул зур иллюзия
Күп кенә тапшыруларда, кунак буларак яки залдан фикерен белдерүче буларак, бер үк кешеләр катнашуына игътибар иткәнегез бардыр. Болар - профессиональ статистлар. Бу - телевидение форматы, жанр кануны. Әйтик, бөтен каналларда да Россиягә каршы сөйләүче украин "дуслар" бар - алар бездә яшәп һәм шулай чыгыш ясаулары белән акча эшләп яталар, ләбаса. Тапшырудан соң, әле генә бугазга-бугаз килеп талашкан тапшыру кунаклары, барысы бергә очрашып, чәй эчеп ял итәләр. Беркем беркем белән тарткалашмый, якасына ябышмый. Телевидение - ул зур иллюзия, ул кино - кирәк икән, болай ябыштырып күрсәтәбез, кирәк икән, башкача.
1 каналга эләгү кыенмы?
Телевидениегә эшкә эләгү, гомумән, җиңел түгел. 1 каналга исә, бигрәк тә. Әгәр осталыгың күреп алсалар, урыннардан чакырырга да мөмкиннәр. Бездә бөтен илдән җыелган журналистлар эшли. Миңа калса, сәләтле журналистка диплом мәҗбүри түгел - талант синдә я бар ул, я юк. Укып кына сәләтле журналист булып булмый. Филология бүлеген тәмамлап та, бик яхшы эшләргә мөмкин - база белемең бар, матур әдәбият белән таныш, телләр беләсең. Бөтенләй башка тармакта эшләп тә, әйтик, медицина, кулинария - телевидениедә тапшыру әзерләп була. Редактор барыбер булган сөйләм хаталарын төзәтә, ә һөнәрең буенча үзең бик яхшы белгеч.
Гаиләм - иң зур байлыгым
Без бер атна эшлибез, аннан бер атна - ял. Шуңа гаиләм белән булырга вакыт табам. Теләгәндә бар нәрсәгә дә җитешергә була. Гаиләбездә өч бала үсә: Никага 12 яшь, Ульянага - 9, төпчегебез Демьян (без аны Дема дип йөртәбез) - 4. Балалар кечкенәдән үк төрле курслар, түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Өч айдан ук барысын да бассейнга йөртә башладым. 3 яшьтән фигуралы шууга йөрибез. Хәзер менә олы кыз - зурлар арасында, уртанчысы яшүсмерләр арасында II разрядка ия. Өчесе дә тау чаңгысы белән мавыга. Дема әле чаңгыга былтыр беренче тапкыр басты, зурлары инде таудан очалар гына.
Олы кызым атнага ике мәртәбә теннис белән шөгыльләнә, музыка мәктәбендә укый. Сәнгать мәктәбенә йөри. "Тодес" төркемендә бии - күптән түгел "Тодес"ның 30 еллык юбилеенда Кремльдә чыгыш ясадылар. Шулай ук, инглиз һәм француз телен тирәнтен өйрәнә. Шахмат буенча II разряд алды да, җитте, дип туктады, уртанчы кызыбыз Ульяна шахматка әле йөри. Анысы тагын музыка мәктәбенең хор бүлегендә җырлый, мәктәптә бал биюләре, балалар иҗат үзәгендә заманча биюләр өйрәнә, балет та бар - аңа да җитешә. Улым бассейнга йөри, бу җәйдә остазлары аларны диңгезгә алып барды, диңгездә йөзәргә өйрәтте.
Бер бик яхшы тренер әйткән: гениаль балалар булмый, гениаль әти-әниләр була, дигән. Һәр талантлы балада әти-әнисенең искиткеч зур хезмәте, тырышлыгы ята. Балалар белән шөгыльләнергә, кечкенәдән үк сәләтләрен ачарга кирәк. Әтисенә охшап, Ника хәзер үк инде бизнес белән кызыксына. Быел мәктәптә ярминкә оештырдылар: һәркем ниндидер кул эше әзерләп, сатарга алып килгән. Ника барысы арасында иң күп акча эшләгәне булган. Безнең 3D күзлек бар. Ул шуны алып килгән дә, укучыларга 10шар минутка биреп торган. Янында чират барлыкка килгән. Бернинди көч куймый гына шулай акча эшләгән. Ул инде хәзердән үк һөнәр сайлый, күңеленә дә хуш килсен, акчасы да мул булсын, ди. Киләчәген билгеләгәндә мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен балаларга нәрсәнедер мин бирә алам: музыка, фигуралы шуу, гимнастика, телләр һ.б. Ә калганы - үз ихтыярларында, һөнәрне дә, киләчәген дә ул үзләре сайларга тиеш.
Юл йөрүдәнмәңге бизмәм мин
Авторлык программасы эшләсәм, илләр, халыклар, сәяхәтләр турында булыр иде ул. Бик тә сәяхәт итәргә яратам. Елына 6-8 илгә барып кайтам, моңарчы булмаган, йөрмәгән җирләрне сайларга тырышам. Эш буенча барган чаклар да була, әлбәттә, әмма нигездә үзебез йөрибез. Бу кышта Финляндия, Малайзия, Таиландта булдык, күптән түгел машинада Европаны әйләнеп чыктык. Июльдә Болгариягә бардык. Шөкер, ирем - бизнесмен, үзем дә эшлим - мөмкинлегебез җитә. Балаларны да үзебез белән алырга тырышабыз, буш вакытларын табу гына кыенрак.Монда Актанышка җыенганда да, кайсы лагерьда, кайсы сборда - барысының бушрак чагын табып, чак җыя алдык. Мин аларны өч айдан ук үзем белән йөртәм - алар юлга күнеккән.
Ялга баргач та, журналист каны үзенекен итә - кеше белмәгән нидер казып чыгарасы килә. Узган ел Албаниягә баргач, "Зәңгәр күз" дигән атаклы чишмәне эзләп киттек. Урманга керүче бер аулак сукмактан барабыз - сукмак тарайганнан-тарая, биткә ботаклар бәрелә башлады. Иремнең керәсе килми, туристлар сукмагы түгел бу, борылыйк, ди. Инде борылабыз дигәндә аяк астында сузылган шланглар күреп алам. Белсәгез, марихуана плантациясе - тазларда утыралар, шланглардан кемдер су сибеп үстерә. Каравылчыдыр, мөгаен, бер кеше килеп чыкты, нишләп йөрисез, ди. "Зәңгәр күз"не эзлибез, димен, аңлатам. Юк, юк, ул монда түгел, ди. Без тиз генә эз суыттык. Әмма фотога төшерергә өлгердем. Дөрес, аны беркая да чыгармадым. Шулай итеп, контрабандистлар оясына да чыккан булды. Вертолетта каньон өстеннән, Перуда Наска чүлендәге фигуралы геоглифлар өстеннән очкан бар.
Джунглида йөргәндә агачлардан асылынып торган еланнарны да күрдем. Экзотик урыннарны, экзотик ял яратам. Фотоларны хәзер карап, тәртипләп утырырга да җитешмибез. Әмма алар хәтердә кала. Кыргый дельфиннар белән йөзәргә, чын китны күзәтергә туры килгәне бар. Ә бу сәяхәтләрдә нинди ризыклардан авыз итмәдек? Еланнар да, маймыл ите дә, сыра белән шәп бара торган кырмыскалар да, парда пешкән бал кортлары да калмады.
Чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал, диләр бит, күбрәк йөргән саен, кешеләр белән аралашкан саен дөньяга караш киңәя. Күп гарәп илләрендә булганым бар - анда җирле халык бик тыныч, ачык, йорт җанлы. Кувейтка, мәсәлән, туристлар әз килә, безнең турыда белгәч, урамда шәрык биюе биеп күрсәттеләр. Халык җыелган, бииләр, шунда урамнан үтеп баручыны күреп, әй, син шәп биисең бит, кил әле, бу ак тәнле туристларга биеп күрсәт әле, дип, аны да дәшеп алалар. Бар халык та иминлек, тынычлык сөя. Бу халык начар, болар куркыныч, дигән караш сәясәттән килә. Беркем беркемгә нәфрәт утында янмый. Шуңа курыкмыйча теләсә кайда да сәяхәт итәргә мөмкин.
Хәзер интернеттан бик күп мәгълүмат алып була. Юлны үзеңчә сайлау мөмкинлеге бар. Шул ук Албаниягә барырга уйлагач, турыдан гына рейс юк, 40 сәгать самолетта очарга кирәклеге ачыкланды. Бәясе дә кыйммәт. Эзләнә торгач, Грециянең Корфу шәһәренә очып, аннан Албаниягә паром белән барып булганын белдек. Шулай итеп, өйдән иртәнге 5тә чыгып китеп, көндезге 10да без Албаниядә идек инде. Юл бәясе дә берничә тапкыр очсызга төште. Иренмәскә, курыкмаска, сорашырга, кыенсынмаска гына кирәк. Вакыт та, акча да янга кала, бер генә туристик компания тәкъдим итмәгән үз маршрутың да була, дигән сүз.
Каядыр барырга ниятләгәч, анда нинди кызыклы урыннар бар - алдан карап куябыз. Менә монда кайтканда без Казанда тукталып, туганнарда кунак булдык, Казан белән таныштык. Актаныш юлында Алабугага кереп, Цветаева, Шишкин, Дурова музейларында булдык, Чаллыда КамАЗ заводын карап чыктык. Кичә туганнар белән Уфага барып кайттык. Нәрсә бар инде анда, дигәннәр иде, без уктан да аттык, юртада башкорт чәе дә эчтек, Лалә мәчетендә дә булдык. Әлбәттә инде, Салават Юлаев һәйкәле, театр, милләтләр йорты - һәркайсын күрдек. Инде кире юлда Болгарга кагылырга ниятлибез, аны күрү - күптәнге хыялым. Аннан Ульяновск, Йошкар-Олага һәм Чабаксарга керәсе килә. Якшәмбе төнгә Мәскәүгә кайтып керергә тиешбез - дүшәмбе иртән эшкә.
Актаныш - ак танышым
Актаныш белән танышу бик уңай тәэсир калдырды. Монда парклар күп һәм матур, дамба суындагы фонтан - андыйны Швейцариядә Женева күлендә генә күргәнем бар, авыл өчен искиткеч. Күлләр бик күп, балалар белән йөрергә, карарга күңелле. Спорт, сәнгать белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр тудырылган. Кадерен белү кирәк.
Монда якыннарым белән рус телендә аралаштык, нәсел тамырларым бераз югалып торганга, татар телен белмим. Балалар инглиз, француз теленнән тыш, кытай телен өйрәнергә тели. Бәлки, татар телен дә өйрәнү теләге туар. Шулай икән, бер каршылык та юк, никадәр күбрәк телләр белсәң, шулкадәр яхшырак.
Максатың - олы, юлың үзеңнеке булсын
Тормышка оптимист күзлегеннән карарга кирәк. Балаларны да шуңа өйрәтәм. Мәсәлән, алар кем беләндер ачуланышкан, кәефләре юк - аңлатам, бу - мөһим түгел, борчылма, башка мөһимрәк әйберләр бар, дим. Яки начар билге алганнар - бу да иң мөһиме түгел. Без аны хәл итә алабыз, әйдә, тырышыйк. Тормышта үз юлыңны табу кирәк - бу мөһим, димәк, шуңа ирешү өчен тырыш, алга атла. Үз эшен тапмаган кешегә хезмәте кызык түгел, эшкә теләми, яратмый бара, шуңа күрә һөнәрнең күңелеңә туры килгәнен тап. Тормышта үз кыйммәтләрең булсын, ни телисең, алдыңа нинди максатлар куясың - шулай кирәк булганга түгел, үзеңә ошаганча эшлә, яшә. Шул вакытта яшәү матур. Болар - минем яшәү принцибым.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: