Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

1 һәм 2 төркем инвалидларга нинди ташламалар каралган?

«Без улым белән инвалидлар, авыл җирендә яшибез. 1 һәм 2 төркем инвалидларга нинди ташламалар каралган?» Сорауга Хезмәт министры урынбасары Наталья Бутаева җавабын "Аргументы и факты" газетасы тәкъдим итә: «Инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акча түләнә. Бу сумма - 1 төркем инвалидлар өчен 3538,52 сумны, 2 төркем һәм инвалид балалар өчен...

«Без улым белән инвалидлар, авыл җирендә яшибез. 1 һәм 2 төркем инвалидларга нинди ташламалар каралган?»
Сорауга Хезмәт министры урынбасары Наталья Бутаева җавабын "Аргументы и факты" газетасы тәкъдим итә:
«Инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акча түләнә. Бу сумма - 1 төркем инвалидлар өчен 3538,52 сумны, 2 төркем һәм инвалид балалар өчен - 2527,06 сумны тәшкил итә.
Шулай ук 1048,97 сум күләмендә социаль хезмәтләр җыелмасы бар: рецепт буенча бирелә торган дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны дәвалау туклануы продуктлары белән; медицина күрсәткечләре буенча санаторийга юлламалар белән; дәвалау урынына бару һәм кайту өчен шәһәр яны поездлары һәм шәһәрара тарнспорт чараларына бушлай билетлар белән тәэмин итү.
Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләргә (бер нормативтан артык түгел) 50% субсидия-ташлама каралган. Үзәк җылыту системасы булмаган авыл өйләрендә, җылылык өчен тотылган чыгымнарның яртысы субсидияләнә ( 1995 елның 24 ноябреннән, РФ №181 «РФ инвалидларны социаль яклау» законының 17 маддәсе).
Шулай ук, федераль ташламаларга ия булган кешеләр, шул исәптән, инвалидлар да, навигация вакытында шәһәр яны су транспортында йөргәндә 50% ташламага хокуклы (2005 елның 11 мае, ТР Министрлар Кабинетының №209 карары).
чыганак: http://intertat.tatar/copayjavap/tatarstanda-1-m-2-t-rkem-invalidlarga-nindi-tashlamalar-karalgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев