Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

120 тәүлек, 2880 сәгать: Ленар Зарипов Актаныш районын 4 ай җитәкләгәннән соң журналистларга беренче интервью бирде

Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның әлеге вазыйфага билгеләнүе район халкы өчен генә түгел үзенә дә көтелмәгән вакыйга булган. Бу хакта Ленар Рафак улы журналистлар белән очрашуда әйтте. Хәзер инде үзенә карата зур ышаныч белдергән республика җитәкчелегенең, Актаныш районында яшәүчеләрнең өметләрен аклап эшләргә дә эшләргә кирәк, ди ул.

               2022 елның 22 июнендә Ленар Зарипов Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.  Сентябрь аенда исә рәсми рәвештә Актаныш муниципаль районы башлыгы итеп сайланды. Район башлыгы өчен 4 ай вакыт әллә ни күп вакыт түгелдер. Әмма ул 120 тәүлек, 2880 сәгать дигән сүз. Бу чор эчендә Ленар Рафак улы районыбызның оешма-предприятие коллективлары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән танышты. Районыбыздагы кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблемаларны өйрәнде. Бүген безнең сорауларыбыз буенча әңгәмә дә, нигездә, Актанышның бүгенгесе һәм киләчәге турында барды. 

 -    Киләчәккә планнарыбыз зурдан. Актанышта яшьләрне калдыру, аларга эш урыннары булдыру, гаилә корганнарын тораклы итү, яхшы тормыш шартлары белән тәэмин итү- төп максатларның берсе. Район хакимиятенә, җитәкчеләргә карата халыкның ышанычын арттырырга кирәк. Авыл хуҗалыгы юнәлешен үстерүгә карата да планнар зурдан. 

            Республикада эшләүче 26 дәүләт программасының 21-ендә катнашабыз, шулай ук 7 федераль программага катнашып районыбызның социаль-икътисади йөзен яхшырту буенча эш алып барыла.

           Авыллардагы юлларны төзекләндерү һәм урамнарны заманча проектлар белән яктырту буенча да күп эшләргә кирәк-, диде Ленар Зарипов 50 минут дәвам иткән сөйләшүне йомгаклап. 

         

               Әңгәмә барышында районыбыз башлыгы Ленар Рафак улы шәхси тормышы турындагы сорауларга да җавап бирде. Әтисе Рафак Зариповның киңәшләре бүгенгедәй хәтерендә- "Кешеләр белән гади бул, гадел бул, күзләренә карап сөйләш", дигән сүзләре җитәкчегә эш дәверендә бер генә түгел, мең тапкыр ярдәмгә килгәндер. 

            Бүген Ленар Зарипов хатыны Гөлнар ханым белән Актаныш авылында яши. Кызлары икесе дә гаиләле, алар Казанда төпләнгән. Оныклары Кәрим Ленар абый белән Гөлнар апага дәү әни-дәү әти булу куанычын бүләк иткән. 

Реклама

          Район башлыгының туган авылы турындагы мәгълүматны да дөресләп җиткерәбез. Ленар Рафак улы Зарипов 1967 елның 1 маенда Актаныш районы Табанлыкүл авылында, якындагы Наратлы авылы (Мәчти) хастаханәсендә туа. Берничә елдан соң Зариповлар Актаныш авылына күченә. Кечкенә Ленар Аскы Актаныштагы балалар бакчасына йөри, аннан 1 сыйныфка Актанышның беренче санлы мәктәбенә укырга бара. 4 нче сыйныфны исә тагын яңа мәктәптә - Күҗәкә мәктәбендә укый башлый. Шулай итеп барлык документларда туган авылы Күҗәкә булып кереп китә. 

             Ленар Рафак улы Чаллыдагы Кама политехника институтының 1 курсын тәмамлагач, хәрби хезмәткә алына. Әфганстанда интернациональ бурычын үти. "Бу хакта әти-әнигә белгертмәдем, бары ике генә кеше- Гөлнар һәм апамның ире- җизнәм генә кайнар ноктада икәнлегемне белде", дип, армия елларын искә алды район башлыгы. Үзе утлар-сулар кичкән кеше буларак, ул бүген өлешчә мобилизацияләнгәннәрнең халәтен яхшы аңлый. "Алар - иң ышанычлы ир-егетләр. Беркемнең артына качып калмадылар. Нәкъ менә шундыйларга ышанырга була да инде тормышта. Без аларны һәм гаиләләрен ташламаячакбыз. Киләчәктә барлык хәрби хәрәкәттә булган райондашларны, аларның гаиләләрен җыеп чаралар уздырырга да уйлыйм",- диде ул бу хактагы сөйләшү барышында. 

           Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән әңгәмәне тулысы белән “Актаныш таңнары” газетасының алдагы атнада чыгачак саныннан укый аласыз. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев