Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

13 июль. Җомга иртәсендә шайтан туе

Утыргычлар җирдән тамыры белән тартып алынган, төрлесе-төрле якта, зур гына клумба чәчәкле йөзе белән таш юлга әйләндереп салынган... 13 июль, җомга иртәсендә Актанышның нәкъ үзәгендә урнашкан Ленин паркы аның аша узып йөрүчеләрне шушы кыяфәттә каршы алды. Парктагы фонарьлар өчен дә төн бушка узмаган, алар да шактый зыян күргәннәр. Әлеге күренешкә...

Утыргычлар җирдән тамыры белән тартып алынган, төрлесе-төрле якта, зур гына клумба чәчәкле йөзе белән таш юлга әйләндереп салынган... 13 июль, җомга иртәсендә Актанышның нәкъ үзәгендә урнашкан Ленин паркы аның аша узып йөрүчеләрне шушы кыяфәттә каршы алды.
Парктагы фонарьлар өчен дә төн бушка узмаган, алар да шактый зыян күргәннәр. Әлеге күренешкә тап булгач, тәүге сорау-кемнәр? Әлбәттә, иң беренче чиратта күз алдына хәтәр генә төшереп алган яшүсмерләр килеп баса. Күпчелек санда язуымның сәбәбе шунда ки, әлеге эшләрне 1 кеше генә башкара алмый. Беренчедән, көче җитмәс иде, икенчедән, кара төндә берүзе генә паркта тузынып, утыргычларны болгап, фонарьларга "сикереп" йөргән кешене күз алдына китерү бик авыр. Хәер, кемнәр икәнен ачыкларлар, анысы вакыт эше. Тик күңелдә "нигә?" дигән сорау да туа бит. Билгеле, әлеге сорауга вәхшилекне кылучылар төгәл генә үзләре дә җавап бирә алмаслар. Бу күренешне бер сүз -вандализм белән генә аңлатып була.
Тулы мәгълумат газетаның xәршәмбе, 18 июль, 2012 55 (9700) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев