Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

14 февраль көнне референдумга барабызмы?

14 февральдә районыбыздагы барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачачак. Бу көнне авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум уздырылачак. Референдумны үткәрү тәртибе хакында участок сайлау комиссияләре рәисләренә һәм җирлек җитәкчеләренә аңлату өчен, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә утырыш үткәрелде. Илфак Бариевка юлланган сорауларыбыз да шушы референдумга кагылышлы. -...

14 февральдә районыбыздагы барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачачак. Бу көнне авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум уздырылачак. Референдумны үткәрү тәртибе хакында участок сайлау комиссияләре рәисләренә һәм җирлек җитәкчеләренә аңлату өчен, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә утырыш үткәрелде.
Илфак Бариевка юлланган сорауларыбыз да шушы референдумга кагылышлы.
- Илфак Шамилович, референдумның төп максаты нәрсәдән гыйбарәт?
- Муниципаль берәмлекләрдә үзара салым җыюга халыкның ризалыгын алу өчен үткәрелә ул, 2016 елда районның һәр авыл җирлеге Советы аны уздыру турында карар кабул итте. Быел ул 14 февральгә билгеләнде.
- 2014 елда - беренче тапкыр, узган ел икенче мәртәбә үткәрелде, инде тәҗрибә бар, быелгы референдумга нинди фаразлар ясалды?
- Авылларда һәр җирлекнең хисап җыелышлары вакытында үзара салым җыю турында сүз алып барылды. Халык инде аның турында бик яхшы хәбәрдар. Кирәклеген дә яхшы аңлыйлар. Авылларның төзеклеген тәэмин итү, юлларны ныгыту, зиратларны төзек итеп тоту өчен җыела торган үзара салымга беркем дә каршы килмәс дип ышанабыз.
- Аны үткәрү тәртибе сайлаулардан аерыламы?
- Референдумны уздыру тәртибе сайлау кампаниясе кебек үк. Тавыш бирүчеләрнең исемлеге барлана, референдумга чакыру кәгазьләре өләшенә. Мәгълүматлар сайтларда, стендларда урнаштырыла. Сайлау участокларында куркынычсызлык чаралары күрелә. Референдум иртәнге 7.00 сәгатьтә башлана, 20.00 сәгатьтә төгәлләнә. Шуннан соң сайлау комиссияләре бюллетеньнәрне санау эшенә керешәләр.
- Халыктан җыелачак үзара салым акчасына карата дәүләттән быел да өстәмә акчалар биреләчәкме?
-Татарстан Президентының указы чыкты, шуның нигезендә 2016 елда да үзара салым акчасы дүрткә тапкырланачак һәм дәүләттән субсидияләнәчәк.
- Тупланган акчалар кайда саклана, алар планлаштырылган максатларда файдаланыламы?
- Җыелган акчалар банкларда махсус счетларга утыртыла. 2016 елда күпмесе нинди эшләр өчен тотылачагы алдан ук билгеләп куелды. Кабул ителгән карарларның закон таләпләренә туры килүе шарт. Чөнки үзара салымның тотылышы көчле күзәтү астында, бернинди тайпылышлар да була алмый. Финанс министрлыгы үзара салым акчасының кайчан һәм никадәр
җыелуын, дәүләттән күпмегә арттырып кайтарылуын контрольдә тота.
- Референдумда кемнәр катнашырга хокуклы?
- Авыл җирлегендә пропискада торган, 18 яше тулган гражданнар катнаша.
- Район сайлау комиссиясе составы яңардымыни?
- Моңа кадәр эшләгән комиссиянең вәкаләтле вакыты чыкты. Шуңа күрә район территориаль сайлау комиссиясе составында үзгәрешләр бар. Район территориаль сайлау комиссиясендә хәзер Рөстәм Вәлиев рәислек итә, урынбасары - Миләүшә Гыйлаева, сәркатибе - Эльвира Шәрәфиева.
- 14 февральдә булачак вакыйга уңаеннан райондашларыбызга нинди теләкләр җиткерер идегез?
- Бу якшәмбегә планлаштырылган референдумда да, көз көне - сентябрьдә узачак, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда да бердәм катнашыйк. Һәр кеше дә тормыш-көнкүрешебезне яхшырту өчен үзеннән өлеш кертергә хаклы һәм бурычлы, шуны бервакытта да истән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев