Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

15 май — Халыкара гаилә көне

Гаилә көне белән Сезне!

 

Гаилә учагыгыз җылы булсын!

Бәхетне күктән эзләмәгез, ул җирдә, сезнең яныгызда. 

Бәхет бөртекләп җыела. Бөртеген дә югалтмагыз аның.

Һәр адымыгызны үлчәп атлагыз, үткәннәрегез үкенечсез булсын! 

 Балаларыгыз пар канатта үссен, бар яктан да үрнәк булыгыз аларга. 

Насыйп ярларыгызны кадерләгез, җан җылыгызны җәлләмәгез!

Реклама

Хәзер нигәдер парлы ялгыз дигән сүзләрне еш ишетәбез. Ул сүзләр сездән ерак булсын! 

Аерылышулар булмасын, гаиләләр таркалмасын иде!

Балаларыбыз үз әти-әнисе иркәсендә үссен иде! 

Гаилә бәхетеннән дә зур бәхет юктыр бу доньяда!

Барыгызга да тигез, парлы, имин, бәхетле гаилә тормышы телим!Саулык-сәламәтлек сезне ташламасын!

Ак бәхетләргә генә төренеп яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев