Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ливанның Бәйрут шәһәрендә шартлаудан соң йөзләрчә кеше яраланган

Россия илчелеге бинасына да зыян килгән.

Бүген Ливанның Бәйрут шәһәрендәге портта көчле шартлау булды. Бу турыда ТАСС хәбәр итте. 

Al Arabiya мәгълүматы буенча, ике тапкыр шартлау була, кимендә алты кеше һәлак, йөзләрчә кеше яраланган. Reuters агентлыгы 10 кеше һәлак булуын хәбәр итә.

Порт янындагы биналарның фасадлары җимерелеп төшкән, торак йортлар һәм офислар ишелгән.

Россия илчелеге бинасына да зыян килгән, бер хезмәткәр имгәнгән.

Шартлау сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Бәйрут губернаторы сүзләренчә, янгын сүндерү бригадаларының берсе белән элемтә өзелгән, аларның кайда булуы билгеле түгел. Ул бу вакыйганы «Хиросима һәм Нагаскидагы шартлау белән тиңләде», диелә хәбәрдә.

Ливанда интернет белән проблемалар бар, бу шартлауга бәйлеме икәне билгеле түгел.

Ливанның сәламәтлек саклау министры Хамад Хасан сүзләренчә, портта пиротехника төялгән кораб шартлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кимендә берничә бина тулысынча җимерелгән, корбаннар саны йөзләрчә дип фаразлана. Шаһитлар шәһәр урамнарында ятучы яралы кешеләр турында хәбәр итә. Шартлау үзәгеннән берничә километр радиуста шартлау эзләре күренә, диелә бу хәбәрдә.

Казахстанның Ливандагы консулы Спабек Баглан да шартлау вакытында яраланган. Бу турыда Казахстанның Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр иткән.

Дипмиссия офисында төшерелгән кадрларны РЕН ТВ күрсәтте. Шартлау дулкыны нәтиҗәсендә бинада тәрәзәләр ватылган, җиһазлар ауган.

Intertat

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев