Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

16 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә

16 апрельдә 12:00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин белән ел саен үткәрелә торган туры элемтә башлана. Президентка ораулар кичә төш вакытында кабул ителә башлады һәм программа азагына кадәр юлларга мөмкин булачак. Туры элемтә "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24", "Маяк", "Вести FM" һәм «Радио России» радиостанцияләре аша трансляцияләнәчәк. Традиция буларак,...

16 апрельдә 12:00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин белән ел саен үткәрелә торган туры элемтә башлана. Президентка ораулар кичә төш вакытында кабул ителә башлады һәм программа азагына кадәр юлларга мөмкин булачак.
Туры элемтә "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24", "Маяк", "Вести FM" һәм «Радио России» радиостанцияләре аша трансляцияләнәчәк. Традиция буларак, Владимир Путин халыкны кызыксындырган, илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышы, шулай ук халыкара хәлләргә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк.
Президентка сорауларны, алдагы еллардагы кебек, студиягә чакырылучылар гына түгел, хәбәрләрне бедәм эшкәртү үзәгенә шалтыратып яки SMS юллаучылар, кыска видео-сорау юллаучылар, турыдан-туры Россиянең һәр почмагыннан тоташтырылучылар да бирә алачак. Үзләрен борчыган темага Президентның фикерен программа сайтына керүчеләр дә белә ала.
Быел беренче тапкыр сорауларны "Прямая линия с Владимиром Путиным" программа адресына MMS-хәбәр итеп тә юллап була. Барлык сораулар да бер атна дәвамында туплана һәм туры эфир вакытында Президентка җиткерелә.
Гадәттәгечә, Россиянең һәр ноктасыннан 8-800-200-40-40 телефон номеры аша шалтыратырга була. Кәрәзле һәм шәһәр телефоннары аша шалтырату - бушка.
Интернет аша сорауларны программа сайтында калдырып була. Адреслары: www.moskva-putinu.ru яки москва-путину.рф("Задать вопрос" бүлегендә).
SMS һәм MMS-хәбәрләрне 0-40-40 номерларына Россия телефон операторлары аша юлларга була. Әлеге хезмәт өчен акча тотылмый. Сорауларны рус телендә, 70 знактан артмаслык итеп юллау шарт булып тора.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Владимир Путинның ил башлыгы һәм премьер-министр булып эшләгән дәвердә туры эфирда россиялеләр белән бу елгы аралашуы сан ягыннан 13 нчесе булачак.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин туры эфирда халык белән аралашу чарасын 2001 елдан башлап җибәргән иде. 2014 елда исә Владимир Путин белән туры элемтә 17 апрельдә үткәрелде. Дәүләт башлыгы дүрт сәгатькә якын вакыт аралыгында 80 сорауга җавап бирде.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев