Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Каенлык авылында яшәүче Азат абый Нәгыймов үзенең 70 яшьлек юбилеен авылдашлары белән бергә каршы алды

Кечкенә авылда зур бәйрәм

 

Бүген  дүрт кенә хуҗалыктан торган, 6 кеше генә гомер итүче Каенлык авылында Азат абый Нәгыймов үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен авылдашлары белән берлектә билгеләп үтте. Гомер буе “Тамыр” хуҗалыгында эретеп-ябыштыручы булып эшләгән Азат абыйның әлеге бәйрәмен истәлекле итеп үткәрү өчен хуҗалык җитәкчесе Ильяс Мирзаянов барлык шартлар да тудырган. 

Авылдашлары, килгән кунаклар урам уртасында хуҗалык пешекчеләре көче белән әзерләнгән өстәл тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачты. Кайнар бәлештән авыз итте. Азат абыйга изге теләкләрен җиткерде. Истәлек бүләкләрен тапшырды. 

Бернинди социаль объектлары булмаса да, биредә яшәүчеләр төшенкелеккә бирелми. Җәй көне автокибет килә, ә кышын почта хезмәткәре Миләүшә Закирова газета-журналлар белән бергә продукция дә алып килә. 

Бүген дә алар үзләренә булган кадер-хөрмәт өчен Ильяс Мирзаяновка, Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттаховка чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев