Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов якташларыбызны Сабантуй бәйрәменә чакырды (+фоторепортаж)

Актаныш якташлык җәмгыятьләре башкалабыз Казанда да, Чаллыда да уңышлы эшләп килә. 24 май көнне Чаллы шәһәренең Энергетик мәдәният сараенда районыбызда туып-үсеп халкыбызның танылган шәхесләренә әверелгән якташларыбыз бер сәхнәгә җыелды. Күренекле сәнгать әһелләре белән бергә Актанышның мәдәният коллективлары да очрашу-концертның яме-күрке булдылар.

          Фәнис Газетдинов җитәкчелегендәге Чаллы шәһәре Якташлык җәмгыяте уңышлы эшчәнлек өчен «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе җитәкчесе Экзам Гобәйдуллин имзалаган рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

         Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Чаллыда яшәүче якташларыбызны туган як белән элемтәне өзмәскә чакырды:


 

- Бүген без милли бәйрәмебез Сабантуйга зур әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Район үзәген, авылларыбызны, район Сабан туе бәйрәме уза торган мәйданны матурлыйбыз, чистартабыз, кунакларга ошасын дип тырышабыз. Бездә Сабантуйлар бик күңелле уза.  Кайтыгыз, туган якларыгызны онытмагыз. Бүгенге концертның эчтәлегендә дә, сизеп-тоеп утыргансыздыр, бу тематиканы ачрга омтылдык. Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз яткан каберләрне онытмыйк,- диде Энгель Нәвап улы һәм Чаллы шәһәрендә яшәүче актанышлыларны районыбызның хезмәт уңышлары белән таныштырды. 

 

Реклама

             Якташлык җәмгыяте очрашуы алдыннан "Энгергетик" мәдәният сарае фойесында Актаныш эшмәкәрләренең күргәзмә-сатуы оештырылды. 

Айнур Гыймадиев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев