Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

17 ел җир астында яшәгән кеше табылды!

Моңа кадәр кешенең җир астында бу кадәр озак яшәве тарихта билгеле түгел.

Шахтада эшләгән ир, җир тетрәү нәтиҗәсендә, 17 елга "тоткынга" әверелә...

Кытайда шахта ишелеп, 17 ел үткәннән соң, җир астында яшәгән кешене коткарганнар! 1997 елда 7,8 балл магнитудалы җир тетрәү аркасында Синьцзян провинциясендә тоннель шахтасының зур участоклары җимерелгән. Шул рәвешле шахтада булган 118 кеше һәлак булган, һәм бу хәлдән соң шахтаны озакка япканнар.

17 ел узгач, әлеге чыганакны яңадан тергезергә булганнар. Иске шахта участогын ачкач, анда тере бер кеше табылган... Ул 59 яшьлек шахтер Чан Вей була. Ул бик начар хәлдә. Аны шунда ук физик һәм психик халәтен бәяләү өчен клиникага китерәләр. Аңа озак вакыт җимерекләр астында яшәргә вентиляция каналының гамәлдә калуы ярдәм иткән. Шулай ук җимерелгән шахтада дөге һәм су запасы булган. Үз рационын ир күселәр белән баеткан... Шулай ук аның өчен бердәнбер витаминнар чыганагы - мүк белән тукланган.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Kiziltan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев