Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

18 гыйнварда референдумда катнашачакбыз

2015 елның 18 гыйнварында районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә референдум үткәрү көтелә. 18 яшьтән узган, пропискада шушында булган гражданнар бу көнне үз җирлекләрендә үзара салым җыюга мөнәсәбәтен белдереп, тавыш бирәчәк. Нинди референдум соң ул? Халыкның әлеге кампаниядә катнашуы шулкадәр зарурмыни? Иң элек референдум сүзенең нәрсә аңлатканын искә төшерәсе килә. Ул...

2015 елның 18 гыйнварында районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә референдум үткәрү көтелә. 18 яшьтән узган, пропискада шушында булган гражданнар бу көнне үз җирлекләрендә үзара салым җыюга мөнәсәбәтен белдереп, тавыш бирәчәк. Нинди референдум соң ул? Халыкның әлеге кампаниядә катнашуы шулкадәр зарурмыни?
Иң элек референдум сүзенең нәрсә аңлатканын искә төшерәсе килә. Ул - гомумдәүләт, төбәк яки җирлек күләмендә әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча тавыш бирүдә гражданнарның турыдан-туры үз ихтыярын белдерүе.
Мондый референдум быел - 2014 елның 18 маенда райондагы 26 авыл җирлегенең 24ендә үзара салым җыю буенча үткәрелде инде.
Район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Дания Касыймовага аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап мөрәҗәгать иттек.
- 16 авыл җирлегендә үзара салым үз вакытында, яки 2 ай эчендә җыеп тапшырылды. Шуның нәтиҗәсендә аларда планлаштырылган эшләрне җәйге-көзге чорда башкарырга мөмкин булды. Шушы 16 авыл җирлеге буенча барысы 1 млн. 800 мең 975 сум акча җыелды, ул 4кә тапкырланып, 4 млн. 264 мең сум булып районга кайтты. Калган 8 авыл җирлегенең акчалары да 4кә тапкырланып, республиканың Финанс министрлыгыннан ел азагына кайтып җитәргә тиеш дип көтәбез.
2014 елгы референдумда Актаныш һәм Пучы авыл җирлекләре катнашмады, аларда үзара салым акчасы җыю турында карар кабул ителмәде. 2015 елда исә алар да читтә калмаячак.
Мөнир Әмирханов, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
- Актаныш авыл Советы депутатлары Актанышта пропискада торучы 18 яшьтән узган (I төркем инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан тыш) гражданнардан 300 сум күләмендә үзара салым акчасы җыю турында карар кабул иттеләр. Без дә 18 гыйнвардагы референдумда катнашачакбыз.
Әйе, районның 26 авыл җирлегендә дә үзара салым җыю буенча референдум уздыру турында карарлар инде кабул ителгән. Бердәм тавыш бирү барлык җирлекләрдә дә 2015 елның 18 гыйнварында үтәчәк. Депутатлар билгеләгән үзара җыем суммасы шушы референдумда халыкның тавыш бирүе белән расланачак (яки расланмаячак).
Үзара салым күләме төрле авыл җирлегендә төрлечә. 2014 елда Сәфәр авылында 1 кешегә 300, Яңа Әлем, Чалманарат, Татар Суыксуда - 200әр, Такталачыкта 175 сумнан җыелды. Күп урында 100-150 сумнан казнага өлеш чыгардылар.
Халкының күпләп катнашуы аркасында Яңа Әлем авыл җирлеге районда иң зур сумманы җыя алды: 196 мең сум. Дөрес ул әле, 4кә тапкырланып, авыл җирлеге бюджетына кайтып кермәде. Шулай да җирлектә инде шактый эшләр башкарылган. Болар хакында Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова таныштырды:
- 18 майда уздырылган референдумнан соң, һәр кешедән 200әр сум исәбеннән үзара салым акчасы 2 ай эчендә җыелып бетәргә һәм республика бюджетыннан ул дүрт тапкыр артып кайтырга тиеш иде. Халык аның оперативлыгын башта бик аңлап бетермәде бугай, шуңа күрә хисапка соңрак утырып, акча әле дә безгә кире әйләнеп кайтмады, ел беткәнче кайтыр дип ышанабыз. Шулай да, ниятләнелгән эшләрне бурычка булса да башкара тордык. Яңа Әлем һәм Иске Әлем авылыннан барлыгы 980 кеше үзара салым акчасын тапшырды, җыелган 196 мең сум акча 980 меңгә әйләнер, республикадан 784 мең сум өстәп бирелер дип көтәбез. Шушы финанс ярдәме һәм авыл халкының тырышлыгы белән Иске Әлемдә яңа һәйкәл төзү, Яңа Әлемдә исә булганын төзекләндерү, иске зиратка тимер койма тоту, Юрий Гагарин, Карл Маркс, Һади Такташ, Яшьләр урамнарында, кайберсендә өлешчә юлларны төзекләндерү эшләре башкарыла.
Үзара җыемның һәрбер тиененә кадәр кайда, ничек тотылганлыгы хакында авыл җирлекләренең хисап җыелышында халыкка җиткерү бурычы алда тора.
Киләсе елда халык үзара җыем акчаларын вакытында тапшырып, Финанс министрлыгыннан ул яз көне үк арттырып кайтарылсын иде - бу барлык авыл җирлекләре башлыкларының да фикере һәм теләге. "Никадәр тизрәк җыелса, шулкадәр яхшырак. Җирлекнең мәнфәгатен кайгырту, яшелләндерү, төзекләндерү өчен бик уңайлы программа бу," - диләр алар.
Дилбәр Әнвәрова:
- Авылның яшәеше һәркемгә дә кагыла. Һәйкәл салырга яки төзекләндерергә тотылса, барыбыз да сөенер идек, чөнки һәрбер өйдән сугышка чыгып китүче булган бит. Ә зират - барыбызның да барасы юлыбыз, аның коймасын тоту начармыни. Үзебез көн саен атлап йөри торган урам юллары, аларны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертсәк, файда түгелмени? Акча җыюны тиз арада башкарып, планлаштырган эшләрне җәйге чорда үтәп чыга алсак, көзге пычрак вакытка, кышкы чорга калдырмасак иде. Президентыбыз безнең хәлгә кереп, үзара салым акчасын арттыру өстендә эшли икән, без бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев