Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

18 март – Россия Президентын сайлаулар көне

Хәзер барлык сайлау комиссияләрендә дә, сайлау участокларында да шушы кампанияне уздыруга бәйле әзерлек эшләре алып барыла. Сайлауларда катнашу - 18 яше тулган һәркемнең гражданлык бурычы. 18 март көнне прописка буенча теркәлгән урында сайлау мөмкинлеге булмаганнарга нишләргә соң? Әлеге сорауга җавап табылды: кайда яшиләр, яки сайлау көнне кайсы урында булалар -...

Хәзер барлык сайлау комиссияләрендә дә, сайлау участокларында да шушы кампанияне уздыруга бәйле әзерлек эшләре алып барыла.
Сайлауларда катнашу - 18 яше тулган һәркемнең гражданлык бурычы.
18 март көнне прописка буенча теркәлгән урында сайлау мөмкинлеге булмаганнарга нишләргә соң?
Әлеге сорауга җавап табылды: кайда яшиләр, яки сайлау көнне кайсы урында булалар - шунда тавыш бирә алалар.
Шул уңайдан гражданнардан гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган видеоконференциядә белдерелде. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовның әйтүенә караганда, 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр гаризалар территориаль сайлау комиссияләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә. Республиканың территориаль сайлау комиссияләрендә шундый 67 пункт ачылган.
Күпфункцияле үзәкләрнең адресларын http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтыннан табарга мөмкин.
18 март көнне Татарстанның 940 сайлау участогында видеокүзәтүләр урнаштырылачак. Республикада 2,8 меңгә якын сайлау комиссиясе бар. Ә видеокүзәтүләр сайлаучылар саны 1 меңнән арткан очракта куела. Россия Президенты сайлаулары үткәрелгәндә беренче мәртәбә республиканың барлык 65 территориаль сайлау комиссиясендә дә видеокүзәтүләр эшләячәк, дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев