Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

18 МАРТТАН ЮЛ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ НИНДИ МӘҖБҮРИ ЯҢАЛЫК КЕРДЕ?

Татарстанда машина йөртүчеләрне яктылыкны кире кайтаручы жилетлардан файдаланырга мәҗбүр итәчәкләр. Юл йөрү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр 18 мартта гамәлгә керә, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе. Машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында, торак пункттан читтә туктап торганда яки авариягә юлыккан очракта, машинадан чыккач, яктылыкны кире кайтара торган махсус жилет кияргә тиеш. Бүген...

Татарстанда машина йөртүчеләрне яктылыкны кире кайтаручы жилетлардан файдаланырга мәҗбүр итәчәкләр.
Юл йөрү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр 18 мартта гамәлгә керә, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.
Машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында, торак пункттан читтә туктап торганда яки авариягә юлыккан очракта, машинадан чыккач, яктылыкны кире кайтара торган махсус жилет кияргә тиеш.
Бүген Европаның күп кенә илләрендә машина йөртүчеләрдә мондый жилетның булуы мәҗбүри. Уңай тәҗрибә жилетларны Россиядә дә куллану максатка ярашлы икәнлеген раслый, дип хәбәр итә "Татар-иформ".
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм юлларда сак булырга чакыра.
чыганак: http://intertat.tatar/copayjavap/18-marttan-yul-kaygyd-l-ren-nindi-m-b-ri-ya-alyk-kerde/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев