Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

18 май - Халыкара музейлар көне

Тарихи кыйммәтләр саклана бу җирдә

Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, бай тарихы бар. Газета битләрендә языла, ә телевидение экраннарында кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтелә. Татарстанда андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарихка күз салсак, халкыбызның милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буынга тапшыруда музейлар зур роль били.

Хәзерге заманда компьютерлар, мәгълүматый технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга карамастан, болар кешеләрне тарихи кыйммәтләрдән, мәдәни байлыктан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәткә һәм байлыкка юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып тора.

Биредә халыкның тарихы, рухи мирасы саклана. Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел, алар килгән кешеләргә педагогик тәэсир итү, тәрбияләү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да барлыкка килә.

Музейлар төрле була: әдәби, тарихи, этнографик, сәнгати, милли, атаклы шәхесләргә багышланганы. Бүгенге көндә Актаныш районының гүзәл бер почмагында Әнәк авылында беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улының әтисенең исеме белән аталган “Шәрип Шәймиев музей-йорты” эшли. Бу урындагы йортны Шәрип Шәймиев ХХ гасыр урталарында сала, һәм бу гаилә 1956-1980 елда монда яши, кечкенә Минтимернең балачак еллары шушы нигездә үтә.

Бу йортта 2001 елда төзекләндерү эшләре башлана, 2005 елда Шәрип Шәймиевның оныгы Илшат Шәех улы ярдәме белән үз ишекләрен ача. Ә 2011 елдан исә музей-йорт Актаныш районы “Туган як” музее филиалы булып эшләвен дәвам итә.

1977 елда хезмәт күрсәтә башлаган “Туган як” музее бай тарихы белән район халкын, төрле яклардан килгән кунакларыбызны үзенә тартып, җәлеп итә. Аның экскурсия заллары да күп теманы үз эченә алган. Һәр бүлекнең тематикасына карап, экскурсия тексты төзелгән. Әйтик, күренекле шәхесләргә, этнография, археология, гражданнар сугышына карата, спорт остасы, якташыбыз Фирая Солтановага багышлап, инаугурация залы Миңтимер Шәймиевкә багышланганы – барысы 10 төрдә. Күпме хәзинә! Мондагы экспонатларны күз карасыдай кадерләп сакларга, аларның торышын, зәвыгын барлык таләпләргә туры китереп саклый белү дә зур игътибар, хезмәт сорый. 2015 елда якынча 14866 экспонат булса, алар елдан-ел артып, фонд тулыланып тора. “Туган як” музее Мирсил Әһлетдинов җитәкчелегендә эшли. Хезмәткәрләр тарихи мирасны баетуда, саклауда, халык күңеленә тирән мәгънәле итеп мәгълүмат җиткерүдә зур хезмәт куя.

“Шәрип Шәймиев музей-йортының” тарихы 15 еллык кына булса да, һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат алып, Шәрип Шәймиевнең буыннар чылбырына тирән төшенеп, авыл җирлегенә хас булган йолалар, гореф-гадәтләр белән танышып, рухи азык алырга мөмкин. Әнәктәге музей җитәкчесе Гөлназ Фаил кызы һәм хезмәткәрләр авыл тормышына хас хезмәт белән беррәттән, тарихи мирасны баетуда, экспонатлар белән тулыландыруда үз өлешләрен кертәләр, килгән кунакларыбызга кирәкле мәгълүмат бирәләр.

Музей-йорт 4 өлештән гыйбарәт: беренчесендә Шәрип аганың үзе исән чакта кулланган әйберләре һәм аларның нәселенә караган фотосурәтләр, истәлекле экспонатлар бар. Икенче бүлек бу гаиләнең тормыш-көнкүрешендә кулланылган экспонатлардан тора, шулай ук өйалды ике бүлектән гыйбарәт, беренчесендә – эш кораллары, икенчесендә җәйге бүлмә, карават, шкафлар урын алган. Нигездә абзар, келәт, мунча, кое, кар базы, капка-коймалар белән тотылган. Бүгенге көндә зур гына үзгәрешләр, төзелеш бара.

Киләчәктә монда тагын да кызыксынып, үзенә кирәкле тарихи-мәдни мәгълүматны алучылар күп булыр, дигән теләктә калабыз.

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән!

Нинди генә музей булмасын, ул вакыт машинасы кебек: үткәнгә алып кайта, тарихны тоярга мөмкинлек бирә. Ул һәрвакыт хәрәкәттә булсын! Сез тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны тагын да арттыру буенча максатчан эш алып барасыз. Музейга килгән һәр кеше үткән тарихын барлый, бүгенгене тирәнрәк аңлый, киләчәк турында уйлана. Сәламәт булып, эшегездән ямь, тәм табып эшләргә Аллаһ Тәгалә насыйп итсен!

 

Илгина НУРЕТДИНОВА, Шәрип Шәймиев музей-йорты хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев