Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

18 талант арасында Гөлфинә Мөхәмәдиева – икенче (+ФОТОЛАР)

Россиядә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге органнары барлыкка килүгә быел 100 ел тула. Юбилей уңаеннан, республика гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге идарәсе ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесе игълан итте. Аның зоналарда беренче ярышы 24 май көнне Әгерҗедә үтте. 8 районнан 18 иң оста, иң чибәр һәм талантлы хезмәткәр...

Россиядә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге органнары барлыкка килүгә быел 100 ел тула. Юбилей уңаеннан, республика гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге идарәсе ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесе игълан итте. Аның зоналарда беренче ярышы 24 май көнне Әгерҗедә үтте.
8 районнан 18 иң оста, иң чибәр һәм талантлы хезмәткәр чыгыш ясаган бәйгедә Актаныш ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева II урынны яулап кайтты.
- Мондый чараларда без якыннан аралашып, һәркайсыбызның нәрсәгә сәләтле икәнен күреп кайтабыз. Шулай ук, башка районнарда ничек эшләгәннәрен, тантаналы чараларны үткәргәндә нинди кызыклы алымнар кулланганын өйрәнәбез. Һөнәри осталык бәйгеләре үз-үзеңә, хезмәтеңә читтән караш та, яңалыкларга омтылу, камилрәк эшләү өчен стимул да булып тора, - ди Гөлфинә Мөхәмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев