Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

19 декабрь көнне Актанышта янгын вакытында хатын-кыз вафат булган (+ФОТОЛАР)

Декабрьнең 14нән 21 нә кадәр республикада 69 янгын булган, аларда 15 кеше һәлак булган, шул исәптән бер бала, һәм 10 кеше яраланган. Янгыннарның төп сәбәбе утны саксыз куллану һәм электр җиһазны урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе...

Декабрьнең 14нән 21 нә кадәр республикада 69 янгын булган, аларда 15 кеше һәлак булган, шул исәптән бер бала, һәм 10 кеше яраланган. Янгыннарның төп сәбәбе утны саксыз куллану һәм электр җиһазны урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе хәбәр итә.
Кызганычка каршы һәлак булучылаар арасында Актаныш кешесе дә бар.
19 декабрь кичендә янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 15нче отрядының 103нче янгын сакчылыгы бүлегенә Актаныш авылы М. Мутин урамында урнашкан 27 йортта янгын чыгу хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә.
Бүлекнең 7 кешелек отряды янгын урынына 18 сәгать 06 минутта килеп җитә. Бу вакытта 30 кв.метрлы йортны ялкын чолгап алган була, тәрәзәләрдән куе төтен болыты күтәрелә. Тирә-якка янгын күчү куркынычы булмауның бу минутта бердән -бер яхшы хәбәр булуын ассызыклап тормасак та була.
Күршеләрнең йорт эчендә 1944 елгы хатын кыз - йорт хуҗасы булырга мөмкин дигән мәгълүмат алына. Йорт ишегенең эчтән бикле булуы бу хәбәрнең дөреслеген исбат итә.
Янгын урынына килгән коткару хезмәткәрләре мизгел эчендә янгын сүндерергә керешә. Көчле ялкынны тиз арада иярләп булмый, билгеле. Шулай да 18 сәгать 16 минутта янгын сүндерүчеләр эчкә уза һәм кухня идәнендә хуҗабикәнең гәүдәсенә юлыга. Ул тизарада ашыгыч ярдәм машинасы белән үзәк хастәханәгә озатыла. Әмма, кызганычка каршы, аңа табиб ярдәме инде кирәк булмый.
Яну объекты - 2006 елда төзелгән, янгынга каршы тору сәләте өченче дәрәҗә булган 1 катлы, кирпеч йорт. Йортка электр, газ кертелгән, йорт шәхси котельный белән җылытылган,түбәсе шифер белән ябылган. Ни кызганыч, йорт иминиятләштерелмәгән булган. Аның хуҗасы - 1944 елгы Нурия З. Ул улы белән яшәгән. Улы ике атна элек Яр Чаллы шәһәренә эшкә урнашкан булып, янгын чыкканда эштә була.
Күрше-тирәләр әлеге гаиләне уңай яктан тасфирлый. Әлеге гражданнар спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаганнар, тәртипле тормыш рәвеше алып барганнар. Янгын чыгасы көнне аларның ихатасында ят, шикле кешеләр күренмәгән.
Янгын урыны тикшерелгәннән соң, утның зал бүлмәсеннән чыгуы ачыклана. Янгынның беренчел сәбәбе: электр җиһазларының дөрес монтажланмавы. Әлеге факт буенча тикшерү эше дәвам итә.
Мәгълүмат янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 15нче отрядының 103нче янгын сакчылыгы бүлегеннән алынды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев