Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

2 миллион сум премия таратылды

Тормышка яңача караш белән яшәргә өйрәткән 2010 елдан соң, күптән түгел генә бусага артында калган 2011 елның нәтиҗәләре күпкә үзгә. Район икътисадының тотрыклылыгын тәэмин иткән кайсы гына өлкәне алма- алгарыш сизелә. Хәер, яшәеш тә бер урында таптанмый, алга бара. Узганнарга карап алмаксатларны билгеләү нияте белән сугарылган алдынгылар җыены еллар дәвамында...

Тормышка яңача караш белән яшәргә өйрәткән 2010 елдан соң, күптән түгел генә бусага артында калган 2011 елның нәтиҗәләре күпкә үзгә. Район икътисадының тотрыклылыгын тәэмин иткән кайсы гына өлкәне алма- алгарыш сизелә. Хәер, яшәеш тә бер урында таптанмый, алга бара.
Узганнарга карап алмаксатларны билгеләү нияте белән сугарылган алдынгылар җыены еллар дәвамында яхшы гадәткә әверелеп киткән бәйрәм чараларының берсе. Быел да ул зурлап район мәдәният сараенда узды.
Актаныш телевидениесе тарафыннан әзерләнгән еллык видеоязма белән башланып киткән тамаша мәдәният хезмәткәрләренең, мәркәзебездә үткәрелгән бәйрәмнәрдән дә ким түгел тантаналы чыгышлары белән дәвам итте.


Район башлыгы Энгель Нәвап улы залдагы алдынгыларны- оешма-предприятие җитәкчеләрен, агросәнәгать комплексында хезмәт куючыларны, гади эш кешеләрен тәбрикләп, 2011 ел йомгакларына күзәтү ясады, район икътисады үсешен билгеләгән алдагы максат һәм бурычларны ассызыклады. Елны 1 млрд. 300 млн. сум табыш белән төгәлләдек. Район хакиме әлеге сумнарга хезмәтләре белән саллы өлеш керткән район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтүче оешмаларга чиксез рәхмәтен җиткерде. Ни дисәң дә, районның иминлеге алар кулында.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 15 февраль, 2012 12 (9657) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев